Joom!Fish config error: Default language is inactive!
 
Please check configuration, try to use first active language

Ярышлар – эшкә куәт ул - Бөгелмә авазы Ярышлар – эшкә куәт ул - Бөгелмә авазы

Ярышлар – эшкә куәт ул

28.12.2017 08:27 | Тема дня Печать

Ярышлар – эшкә куәт ул

Спорт, уен һәм сәламәтлек. “ТНГ-Групп” җәмгыяте үзенең коллективында гына түгел, ә башка оешма хезмәткәрләре өчен дә төрле спорт ярышлары үткәрә килә. Шуларның берсе узган атнаны “Сосновка” лагеренда узды. Анда хәрәкәтчән уен төрләренең берсе – өстәл теннисы буенча, “ТНГ-Групп” җәмгыяте кубогына ярыштылар.

Теннис буенча ярышта “ТНГ-Групп” җәмгыятенә кергән бүлекчәләр арасында һәм башка оешмаларның бу спорт төрен сөюче хезмәткәрләре катнашты.

  • Безнең оешманың 3 бүлекчәсеннән һәм 3 кунак командасы кубок өчен көч сынашачак. Чакырылган командалар “Бөгелмәгаз”, “Бөгелмә механика заводы”, “ТатНИПИнефть” оешмаларыннан. Өстәл теннисы буенча турнирны без инде 2005 елдан бирле уздыра киләбез. Алга таба да әлеге традиция дәвам иттерелер дип ышанып калам, чөнки әлеге спорт төрен яратучыларның саны күп, – ди “ТНГ-Групп” җәмгыятенең спорт буенча инструктор-методисты Павел Бобров.

Өстәл теннисын үз иткән кешеләр шактый җыелган. Аларның уйнаулары да чын профессионалларча. Хатын-кызлар белән ир-атлар аерым уйнады. Асыл затлар, ир-егетләр эшкә керешкәнче, уенны башлап та җибәрде. “Бөгелмә газ” белән “ТНГ-Универсал” уенчылары беренчеләрдән булып көч сынашты.

  • Яшь чакта әлеге спорт төрендә уйнап та караганым юк иде. Улым беренче сыйныфка укырга кергәч, аңа шөгыль сайладык. Өстәл теннисы күңелебезгә хуш килде. Шулай итеп, аның белән бергә уйнарга өйрәндем. Теннис мине үзенә алып кереп китте, менә хәзер инде ничә еллар, Бөгелмәдә генә түгел, ә Татарстан, Россия күләмендәге ярышларда да катнашабыз. Әлбәттә андагы уенчылар янында без өйрәнчекләр генә. Ләкин шулай да шәһәр күләмендә узган ярышларда “Бөгелмәгаз” оешмасы хезмәткәрләре һәрвакыт призлы урыннар яулый.

“ТНГ-Групп” кубогы өчен көрәшергә дип, Казаннан ук килгәннәр. “ТНГ-Казаньгеофизика” оешмасы уенчылары елда яхшы нәтиҗәләр яулап кайтып китә икән. Быел да алар бирешергә дип килмәгән.

  • Өстәл теннисы белән яшьтән үк шөгыльләнәм, ләкин бер ара зур тукталыш булып алды. Шулай да кечкенәдән үк яратып өлгергән спорт төре үзенә янәдән җәлеп итте. Өстәл теннисы сәламәтлек өчен бик файдалы. Ул күзләргә, буыннарга, гомумән күп кенә органнарга, шул исәптән баш мие эшчәнлегенә дә уңай йогынты ясый, - ди “ТНГ-Казаньгеофизика” хезмәткәре Дмитрий Сидоров.

Иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, “ТНГ-Групп” кубогына “Бөгелмә механика заводы” уенчылары ия булды. Икенче урын “ТНГ-Казаньгеофизика”да, өченче – “ТНГ-Универсал” белән “Фәнни техника идарәсе”нең берләшкән командасы. Әммә биредә җиңү-җиңелүнең әлләни әһәмияте юк. Чөнки активлык һәм дуслык җәмгыятьтә төп эшкә куәт кенә ул.

Ләйсән БИКБУЛАТОВА.

Автор фотосы.

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить