Joom!Fish config error: Default language is inactive!
 
Please check configuration, try to use first active language

Техника әзер, кары гына юк - Бөгелмә авазы Техника әзер, кары гына юк - Бөгелмә авазы

Техника әзер, кары гына юк

30.11.2017 15:22 | Тема дня Печать

Техника әзер, кары гына юк

Бөгелмәнең кышка әзер икәнен шимбә көнне узган техника парадында исбатладылар. Техника йорты каршындагы мәйдан төрледән төрле кар чистарткыч машиналар белән тулган иде. Бүгеннән үк Бөгелмә урамнарын кардан арындырырга 31 техника әзер. Аларга бәя бирергә район башлыгы Линар Закиров килде.

Узган елгы карлы кышта Бөгелмә карга “баткан” иде. Бөгелмәлеләр әледән-әле юлларның чистартылмавынннан зарланды. Шәһәр урамнарын кардан арындыру эше өчен “Чистый город” җәмгыяте җаваплы иде. Ләкин алар үз вазифаларын начар башкарганга күрә, быел эшкә яңа подрядчы оешма алынган. Ул – “БулгарСтройКомплект” җәмгыяте.

- Быел без кышка ныклап әзерләндек. Яңа подрядчы оешма 20 берәмлек техника белән килеп кушылды, аңа өстәп, 11 машина район администрациясе тарафыннан лизинг программасы буенча алынды. Искереп, таушалып, күгәреп беткән техникага яңалары алмашка килде. Узган еллардагы хаталарны исәпкә алып, быел эшләү рәвешенә төзәтмә керттек – секторларга бүлдек. Бүлеп бирелгән территория өчен җаваплы кешеләр бар, – дип белдерде Линар Закиров техникаларны карап чыккач.

- Урамнарны берничә категориягә бүлдек, – дип аңлатма биреп китте шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Конков. – Беренче категориягә маршрут автобуслары йөри торган һәм машина күпләп хәрәкәт иткән урамнар, икенче – күп фатирлы йортлар, учреждениеләр урнашкан урамнар һәм инде шәхси сектор өченче категориягә кертелгән. Беренче булып, беренче һәм икенче категориягә кергән урамнар кардан арындырыла, шәхси секторда алардан соң, күп дигәндә, алты сәгать узгач, эшкә керешелергә тиеш дигән максат куелды.

31 машинаның 25е кар чистартуга махсус җайлаштырылган техника. Алар шәһәр урамнарын, җәяүлеләр юлларын, автобус тукталышларын кардан арындыру эшен башкарырга әзер: ике кар төягеч, роторлы кар чистарткыч, биш берләштерелгән машина, өч автогрейдер, алты трактор, дүрт кечкенә төягеч, бер бульдозер һәм өч төяүче экскаватор. Юллардагы бозлавыкларга каршы кулланылучы тоз, ком һәм реагентлар кыш буена җитәрлек күләмдә булдырылган. Алар составына бернинди дә химик матдәләр кермәгән дип ассызыклап үттеләр техника парады барышында.

БулгарСтройКомплект” оешмасы күрше районда теркәлгән булса да, кешеләре безнеке, Бөгелмәнеке. Алар өчен шәһәр урамнарын, юлларын беренче күрү түгел.

Тәүлек буе дежур торабыз, хәбәр килеп ирешү белән, урынга барып, реагентлар сибәбез, чистартабыз. Техникабыз барысы да сафта, табигать шартларының барлык сюрпризларына да әзер, – дип белдерде “БулгарСтройКомплект” җәмгыятенең баш инженеры Игорь Фәхриев.

Яңа оешмага баглаган өметләрнең ничек итеп тормышка ашуын кыш күрсәтер.

 

Ләйсән БИКБУЛАТОВА.

Автор фотосы или Альбина Акимова фотосы.

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить