Joom!Fish config error: Default language is inactive!
 
Please check configuration, try to use first active language

Бөгелмәлеләр,җәяү йөргәндә игътибарлы булыгыз - Бөгелмә авазы Бөгелмәлеләр,җәяү йөргәндә игътибарлы булыгыз - Бөгелмә авазы

Бөгелмәлеләр,җәяү йөргәндә игътибарлы булыгыз

15.11.2017 09:07 | Актуаль тема Печать

Җәяүлеләр иминлеге хакына

Агымдагы елның узган 10 аенда Татарстан Республикасы территориясендәге юлларда җәяүлеләрне таптатуның 1 215 очрагы теркәлгән. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда  16 процентка кимрәк. Әлеге вакыйгаларда 88 кешенең гомере өзелгән (12,9 процентка кимрәк), 1 151 кеше имгәнгән, тән җәрәхәтләре алган (17, 3 процентка азрак).

Җәяүлеләргә олы юлны аркылы чыгу өчен билгеләнгән махсус урыннарда 476 кеше тапталган. Шуларның 13е һәлак булган, 474е имгәнгән, җәрәхәтләнгән.

Бөгелмә муниципаль районында бу вакыт эчендә җәяүлеләр катнашында 32 юл-транспорт вакыйгасы булган. Аларда 33 кеше зыян күргән, шуларның 2сенең гомере өзелгән. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 5 очракка кимрәк дигән сүз бу.

Әлеге өлкәдә куркыныч күрсәткечләр дәрәҗәсе быел беркадәр кимү ягына барса да, тулаем алганда, җәяүлеләрнең юл-транспорт вакыйгаларына юлыгып имгәнүләре, зыян күрүләре һаман да аеруча борчу тудыра торган вәзгыять булып кала бирә, теманың актуальлеге югалмый.

Күзәтү-контрольлек итү оештырылган булуга, профилактик чаралар күрелеп торуга карамастан, көтелгән нәтиҗәгә ирешеп булмый әле. Җәяүлеләр инфраструктурасы объектларының тиешле дәрәҗәдә булмавы да хәлләрне катлауландыра. Бүгенге көндә җәяүлеләрнең олы юлны аркылы чыгу урыннарында һәлакәткә юлыгу очракларының һәр икенчесе ул урыннарның тиешенчә  җиһазландырылмаган, тәртиптә тотылмаган булуы сәбәпле килеп чыга.  

Тәүлекнең караңгы вакытында җәяүлеләр аеруча күп зыян күрә. Бәлагә күбрәк киемнәрендә яктылыкны кире чагылдыручы элементлар булмаган кешеләр юлыга.

Җәяүлеләрнең юл-транспорт вакыйгаларына эләгеп зыян күрүен профилактикалау максатында, Бөгелмә муниципаль районы территориясендә   22 ноябрьгә кадәр “Җәяүле юлы” (“Пешеходный переход”) акциясе узачак. 13 ноябрьдә башланып киткән бу чара барышында транспорт чарасы белән идарә итүче хуҗа тарафыннан тиешле урында җәяүлегә юл бирмәү, җәяүленең үзенең дә тиешсез урында юлны аркылы чыгу очракларына, ә тагын караңгы вакытта торак пунктлардан читтә киемнәрендә яктылыкны чагылдыра торган элементлары булмаган кием кигән җәяүлеләрнең йөрүенә аерым игътибар бирелә.

Истә тотыгыз, иминлек сезнең уяулыкка турыдан-туры бәйле.

Гөлнара ГЫЙБАДУЛЛИНА,

Бөгелмә ЮХИДИ бүлеге пропаганда инспекторы,

полиция өлкән лейтенанты.  

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить