Joom!Fish config error: Default language is inactive!
 
Please check configuration, try to use first active language

13 ноябрь – Халыкара сукырлар көне - Бөгелмә авазы 13 ноябрь – Халыкара сукырлар көне - Бөгелмә авазы

13 ноябрь – Халыкара сукырлар көне

15.11.2017 09:01 | Актуаль тема Печать

13 ноябрь – Халыкара сукырлар көне

Мәрхәмәтле бул

Ак таяк тоткан кешене күрсәң, юл бир! Начар күрүчеләр ел саен безнең арада яшәүләрен һәм аларга аңлау белән карау кирәк булуын искәртеп тора. “Киртәсез хәрәкәт” акциясенең максаты булып, җәмәгатьчелекнең игътибарын күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләрнең проблемаларына җәлеп итү һәм аларга карата сабыр, түземле булырга өйрәтү тора. 15 октябрьдан ноябрь башына кадәр, күрмәүчеләр очраша торган проблемалар белән таныштыру өчен, бөтен ил буенча төрле чаралар уза. 13 ноябрь – Халыкара сукырлар көне уңаеннан Бөгелмәнең сукырлар җәмгыяте әгъзалары, Бердәм Россия партиясенең “Яшь гвардияче”ләре белән шәһәр юлларына чыкты. ЮХИДИ хезмәткәрләре дә аларга кушылды.

Һәр машина йөртүче ак таяк белән юл аркылы чыгучы кешенең начар күрүче, яисә бөтенләй сукыр булуы турында истә тотарга тиеш. Таяк – ул күрмәүче кешеләр символы гына түгел, ә аларның “күзләре дә”. Таяк белән тротуарга яки юлга суккач чыга торган тавыш күрмәүчеләргә җирлекне тоемларга һәм юлдагы киртәләрне чамаларга мөмкинлек бирә.

Кагыйдә буенча, ак таякны берничә секунд дәвамында күтәреп торып, машина йөртүчеләргә сигнал бирелә, шуннан соң гына юл аркылы чыгарга керешәләр.

  • Юлда йөргәндә ситуацияләр төрле була: кайберләр ак таяк өстеннән узарга, ә кайберләр туктап, машиналарыннан төшеп, сине юл аркылы чыгарып куярга да әзер. Юл аркылы чыкканда ак таяк белән йөрүченең тәҗрибәсе дә зур роль уйный, маршрут инде өйрәнелгән булса – җиңел, ә менә белмәгән җирдән йөргәндә борчу баса. Шәһәр светофорларына тавыш кую без, начар күрүчеләр өчен, бик яхшы шарт, ләкин аларның кайберәүләре начар ишетелә, шул проблеманы да күтәреп чыктык һәм тиешле органнарга мөрәҗәгать әзерләдек, – дип үз тәҗрибәсе белән уртаклашып үтте Сукырлар җәмгыяте рәисе Артем Пахарев.

  • Җәяүлеләр юлының торышына карап, юл сайлыйм. Кайда яхшырак, кайда юл кисешкән урыннар әзрәк, шуннан йөрергә тырышам. Мин җәяү йөрергә яратам, шуңа күрә еш кына юл аркылы чыгарга туры килә. Машина йөртүчеләр туктап ярдәм дә итәләр, кайчакта барасы җиргә илтеп тә куялар, – дип мактап куйды бөгелмәлеләрне Александр Алексеев.

Машина йөртүчеләр, тиешле яисә тиешле булмаган урыннарда юл аркылы чыгарга әзерләнгән ак таяклы кешеләргә мәрхәмәтле булыгыз. Сукырлар көненә багышлап оештырылган акциянең төп фикере шул.

Ләйсән БИКБУЛАТОВА.

Автор фотосы.

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить