Joom!Fish config error: Default language is inactive!
 
Please check configuration, try to use first active language

Яңаны ни өчен яңарталар? - Бөгелмә авазы Яңаны ни өчен яңарталар? - Бөгелмә авазы

Яңаны ни өчен яңарталар?

12.09.2017 15:53 | Тема дня Печать

Яңаны ни өчен яңарталар?

2014 елдан башлап, Бөгелмә муниципаль районында юлларга 760 миллион сумлык ремонт эшләре башкарылды. 2017 елда урам юлларын тәртипкә китерүгә 280 миллион сумнан артык акча тотылды. Райондагы юлларны махсус комиссияләр әледән-әле тикшереп тора, бу исә юлларда барлыкка килгән кимчелекләрне ачыклап, хилафлыкларны вакытында төзәтергә мөмкинлек бирә. “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсе барышында район башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров быел юлларны шушы рәвешле карап йөрү нәтиҗәсендә, Ленин һәм Ягъфәров урамнарындагы яңартыла торган юл участокларында кимчелекләр барлыгы мәгълүм булуын әйтте.

– ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе белгечләре минем соравым буенча тикшерү үткәрде, ремонт ясалган урыннарда асфальт түшәү технологиясенең тупас бозылу очраклары булуны ачыклады. Үзебезнең “Татнефтедор” идарәсе җитәкчелеген моңа кадәр дә кат-кат кисәткән идем инде, кызганычка, минем сүзләргә алар колак салмады һәм менә – шуның тискәре нәтиҗәсе, – ди Линар Закиров.

Аның әйтүенчә, 5 сантиметр калынлыкта булырга тиешле асфальт катламы юлның кайбер өлешләрендә 4 сантиметр гына тәшкил итә, өслекләрнең дә сыйфатлы булмаган урыннары бар, ә кайбер җирләрдә асфальтбетон катнашмасының составына карата да сораулар туа. Район башлыгы, комиссия тикшерүләренең нәтиҗәләре һәм башкарылган эшләргә ясалган анализ йомгаклары нигезендә, Бөгелмә “Татнефтедор” автомобиль юллар идарәсе начальнигы Александр Куцны отставкага җибәрү турында карар кабул ителүен дә әйтеп узды.

– Мин барлык җитәкчеләргә дә әйтәм, аннан-моннан гына эшләргә ярамый! Никадәр дәрәҗәле булса да, ирешкән казанышлар узганда кала, бүген исә үзегезнең һөнәр буенча оста икәнне чын эш-гамәлләр белән расларга кирәк, – диде киңәшмә барышында Линар Закиров.

Шунысын да әйтеп китик, юлларны ремонтлаганда технологияләрне бозган подрядчы оешма шулай ук тиешле күрсәтмәләр алды. Бүгенге көндә алар эшендәге кимчелекләр төзәтелде.

– Асфальт юка итеп түшәлгән урыннарны кисеп, тиешенчә, ягъни нормативларда каралганча салдылар. Күрсәтелгән башка кимчелекләр дә 4 – 10 сентябрь арасында  төзәтелеп бетерелде, – дип, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Конков киңәшмәдә катнашучыларга аңлатма бирде.

Бөгелмә муниципаль районы матбугат үзәге.

Айгөл Шәрәфиева фотосы.

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить