Joom!Fish config error: Default language is inactive!
 
Please check configuration, try to use first active language

Бөгелмә тегү фабрикасының көче – бердәмлектә (+ФОТОЛАР) - Бөгелмә авазы Бөгелмә тегү фабрикасының көче – бердәмлектә (+ФОТОЛАР) - Бөгелмә авазы

Бөгелмә тегү фабрикасының көче – бердәмлектә (+ФОТОЛАР)

12.09.2017 14:26 | Тема дня Печать

Бөгелмә тегү фабрикасының көче – бердәмлектә (+ФОТОЛАР)

Сәләтле, уңган, шул ук вакытта тыйнак һәм шәфкатьле директор – Салиха Хәмзә кызы Гарипова. Ул Бөгелмә тегү фабрикасын 2000 елдан алып җитәкли башлый. Дөресрәге, узган гасырның 90нчы елларында бөлгенгеккә төшкән предаприятиене аякка бастырырга алына. Предприятиене күтәрүгә куйган нәтиҗәле хезмәте өчен Мактаулы грамоталарына ия кеше. “Бизнес-леди” исеменә лаек булган, Һади Атласи исемендәге премия лауреаты.

Бөгелмә тегү фабрикасы үзенең 45 еллык юбилеена әзерләнә башлаган.  Бу датаны 2018 елның апрель аенда билгеләп үтәчәкләр. Әлеге әзерлек барышына без дә күз салырга булдык, бүгенге көндә әлеге җәмгыять нинди планнар белән яши, ничек көн күрә икән дип кызыскындык.

Бөгелмә тегү фабрикасының тарихы узган гасырның 30 нчы елларында языла башлаган. Шуннан бирле ул – бары үсештә. Бөек Ватан сугышы чорында биредәге тегүчеләр: “Барысы да фронт өчен!”– дип эшләсәләр, хәзер: “Көн дә – бер адым алга!” – дип хезмәт куя. Коллектив, башлыча, хатын-кызлардан тора. Барлыгы ...кеше. Нигездә, 30 — 40 ел стажлы хатын-кызлар эшли икән.

– Мин биредә инде 41 ел кисүче булып эшлим. Төрле чаклар булды. Иң авыры, барыбызга да билгеле булганча, шул 90 нчы еллар иде. Хезмәт хакы түләргә акча булмагач, безне, эшчеләрне түләүсез ялга җибәрәләр иде. Ярый әле, Салиха ханым эшне үз кулына алды, фабриканы “яңабаштан кисеп текте”дияргә була аның турында. Без аңа өмет-ышаныч белән карадык һәм ялгышмадык та. Хуҗалык аның кулына күчү белән эш уңай якка үзгәрде. Заказчылар күбәйде. Фабрикада нефтьчеләр, медицина хезмәткәрләре өчен махсус эш  киемнәре, халык куллануы товарлары, урын-җир әйберләре тегәбез. Бу – тотрыклылык күрсәткече, – ди Анна Букаева.

Производстваны яңабаштан торгызу, эшчеләрнең язмышын хәл итү җиңел бирелмәгәндер, әлбәттә. Бүгенге көндә фабрика чыгарган продукцияне Бөгелмәдә генә түгел, күрше-тирәләрдә дә яхшы беләләр, чөнки сыйфаты ягыннан алар, базар таләпләреннән чыгып югары бәяләнә. Мондый продукцияне җитештерү өчен фабрикада бөтен уңайлыклар, мөмкинлекләр булдырылган: заманча җиһазлар бар, үз эшенең осталары тупланган биредә.

– Без теккән флагларны, төрле банерларны – Шәһәр көннәрендә, Сабан туйларында, Георгий тасмаларын – 9 майда, ә өс киемнәрен кафе, мәктәп  пешекчеләре, шәфкать туташлары өстендә  күрергә була. Бүгенге көндә мәктәп формаларына да заказлар көтеп калабыз, чөнки бөгелмәлеләр өчен арзанлы мәктәп формасы тектерү кулай. Без теккән татар милли киемнәрен модельләребез киеп, сәхнәгә, подиумга да чыга. Эшебезне яратабыз.Ул кешеләргә шатлык, бәйрәм алып килә бит, – диләр материал салып торучы Наталья Фомина белән Альбина Шәмсетдиновалар.

Киемнәре, чыннан да, күз явын алырлык. Алар югары сыйфатлы материядән, гәүдәгә ятышлы итеп тегелгән.

– Җитәкчебез уңган кеше, ул олы җанлы, шәфкатьле, төрле идеяләргә бай.  Мин биредә инде 15 елын тегүче булып эшлим. Хәзер беренче агым бригадиры вазифасында. Җәмгыятебезнең киләчәге бар, әкрен генә булса да эшкә яшьләр килә башлады. Тегүче һөнәренә сорау һәрвакыт булачак һәм мин биредә эшләвем белән горурланам, – ди  Наталья Бортникова.

– Хезмәт хакыбыз вакытында бирелеп бара, социаль өстенлекләребез дә саклана, боларның барысы да җитәкче тырышлыгы инде, – дип Гөлнараның сүзен дәвам итә 2 нче агым бригадиры Резеда Бочкарева. – Салиха Хәмзиевна барыбызга да ярдәм итә. Аның янына нинди генә сорау белән кермә, гел уңай якка чишә. Мин элек тулай торакта яши идем, аннан чыгарабыз диделәр дә, мин, кая барырга белмичә, җитәкчегә кердем. Ул яхшы киңәше белән мине тынычландырды һәм ссуда алырга ярдәм итте, – ди ул.

Былтыр коллектив дистәләгән төр продукция җитештереп саткан. Алар теккән сувенир-салфеткаларны чит илләрдә дә яхшы беләләр икән. Бер сүз белән әйткәндә, биредә  җитештергән товарның сыйфатына тел-теш тидерерлек түгел. Казанда, Мәскәүдә узган махсус күргәзмәләрдә дә Мактау грамоталарына лаек булып торалар алар.

– Фабрикабызның киләчәге өметле, планнарыбыз зурдан. Без ел саен эш агымын камилләштерәбез. Килгән заказларның барысын да үтәргә тырышабыз, – ди фабриканың баш хисапчысы Гөлнур Нургалиева.

Коллектив эштә генә түгел, ялда да бердәм. Аны бергәләп уздыралар: бәйрәмнәр – Җиңел сәнәгать көне дисеңме, Яңа ел дисеңме... Табигать кочагына чыгып күңел ачалар, кафеларга да йөриләр икән.  Инде менә тыйнак кына фабриканың 45 еллык юбилеен каршыларга җыенып яталар. Салиха Хәмзә кызы Гарипова яраткан коллективына сюрпризлар әзерли башлаган инде. Бу турыда тулырак 2018 ел башында сөйләрбез.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотолары.

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить