Joom!Fish config error: Default language is inactive!
 
Please check configuration, try to use first active language

Халык проблемаларын хакимият тә чишә (ФОТОЛАР) - Бөгелмә авазы Халык проблемаларын хакимият тә чишә (ФОТОЛАР) - Бөгелмә авазы

Халык проблемаларын хакимият тә чишә (ФОТОЛАР)

12.09.2017 10:38 | Тема дня Печать

Халык проблемаларын хакимият тә чишә (ФОТОЛАР)

Узган атнада Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров сораулары белән килгән бөгелмәлеләрне кабул итте. Гафиятуллин урамының 16нчы йортында яшәүче Алла Наумова бу йортта эшләнгән капиталь ремонтның сыйфатыннан канәгать түгел.

– Йортыбызны ремонтладылар, тик кайбер урыннарда кимчелекләр бар. Без, бу йортта яшәүчеләр,  салым түләүчеләр буларак, әлеге кимчелекләрне төзәтүне таләп итәбез. Йорт янында асфальт җәйсәләр дә яхшы булыр иде, кайбер подъезд ишек төпләренә яңгырдан соң су җыела, – дип тезеп китте ул.

Бу йортны ремонтлаучы подрядчы “Универсал” оешмасы бөтен кимчелекләрне дә төзәткән инде. Ә менә асфальт мәсьәләсендә бераз көтәргә туры киләчәк.

– Быел бу эшне эшләп булмаячак, чөнки йортыгыз безнең планга кермәгән, аңа акча да бүлеп бирелмәгән. Бу эшне икенче елга башкарырбыз, – дип ышандырды шәһәр мэры Алла Наумованы.

Клавдия Лунева әтисе – Бөек Ватан сугышы ветераны Иван Луневка бирелгән фатирны шәхси милеклек итеп рәсмиләштерә алмавына зарлана. Бу проблема  Циолковский урамында файдалануга тапшырылган яңа йортта яшәүчеләрнең барысына да диярлек таныш.

– Дәүләт торак фонды документларны җибәрде. Икенче атнада  ук әлеге сорау чишелеш табачак, – ди Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Вахит Гарәфетдинов.

Светлана Вәлиева кара кайгыда. Җәй көне аларның фатирлары янган.

– Хәзер Беренче тыкрыктагы 8нче йортта яши алмыйбыз, квартирыбыз яшәү шартларына туры килми. Шуңа күрә фатирны арендага алып яшәргә мәҗбүрбез. Мин берүзем ике бала үстерәм. Уку елы башланды. Бу бик уңайсыз, хакимият ремонт белән ярдәм итә алмас микән?—ди ул.

Светлана Вәлиеваның проблемасы турында ТР премьер-министрына хәбәр иткәннәр. Бүгенге көндә аннан җавап көтәләр. Шушы көннәрдә хакимият ярдәме белән фатирга тәрәзәләр куячаклар.

Шәһәр мэры мондый очрашуларны  атнасына бер тапкыр оештыра. Аның янына керү өчен  алдан язылып кую шарт.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотолары.

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить