Бөгелмә авазы

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре кысаларында Бөгелмә муниципаль районында булды

151
0
0

Рөстәм Миңнехановны Наталья Фишман һәм ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Айназ Ярмиев каршы алды.

Гафиятуллин урамындагы 36, 38нче – Тукай урамында 73, 75нче – Гоголь урамындагы 51, 53нче күпквартирлы йортларның ишегалды Безнең ишегалдыПрезидент программасы кысаларында төзекләндерелгән.

Ул шәһәрдә эшләре тәмамланган беренче ишегалды. Территорияне төзекләндерү проекты җирле халык белән килешенгән иде. Юлларны, тротуарларны, яктырту системасын ремонтладылар, эскәмияләр һәм урналар урнаштырдылар, каты коммуналь калдыклар мәйданчыкларын көйләделәр, шулай ук комлыкка балалар җиһазлары урнаштырдылар. Генераль подрядчы оешма булып “Жилсервис” компаниясе билгеләнгән иде.

Исегезгә төшерәбез, Бөгелмә муниципаль районында 267 ишегалды территориясе өчен “Безнең ишегалды” программасы формалаштырылган, анда   878 йорт кертелгән (2710,4 мең квадрат метр мәйдан). Агымдагы елда безнең районда 900 мең квадрат метр мәйданда 40 ишегалды территориясендә эшләр башкарылачак.

Моннан тыш, Президент, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров, БМР башлыгы Линар Закиров озатуында, вертолеттан Бөгелмә районы кырларын карады. Солояз авылы янында тукталыш ясалды – “Северная Нива Татарстан” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең көзге бодай басуында аларны “ЭкоНива-АПК Холдинг” президенты Штефан Дюрр каршы алды. Шулай ук комбайнчылар, хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм Бөгелмә муниципаль районы җирлекләре башлыклары белән очрашулар узды.

Эш сәфәре ахырында Р. Миңнеханов “Яшьләр сарае” мәдәният учреждениесендә булды, анда ул “Яшьләр заманы” яшҗләр автобус туры” республика акциясендә катнашучылар белән очрашты.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: