Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә район башлыгы Линар Закиров катнашында Мәңгелек утка чәчәкләр салу тантанасы узды

384
0
0

Бүген, 22 июньдә – дүшәмбе көнне сәгать10да Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров катнашында Мәңгелек утка чәчәкләр салу тантанасы булды.

1941 елның 22 июнендә Мәскәү вакыты белән 12 сәгать 15 минутта   хөкүмәтнең фашистлар Германиясенең безнең илгә һөҗүм итүе турында Советлар Союзы гражданнарына мөрәҗәгате эфирга чыга. Бөтен дөньяга җиңү бүләк иткән күпмилләтле халкыбыз батырлыгы һәм һәлак булган һәр сугыш корбаны турында мәңгелек халык хәтере һәм кайгы символы булып, бу вакытта, ягъни бүген 12 сәгать 15 минутта бөтен Россия күләмендә "Бер минут тынлык"  игълан ителәчәк.

Кыска гына вакытка көндәлек эшчәнлек тулысынча туктатылачак. Бөтен ил кешелек тарихында иң канкойгыч сугыш корбаннарына хөрмәт йөзеннән тын калачак. Кешеләр баш иеп, туганнарын, якыннарын искә алачак.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: