Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә “ЭКОяз-2020” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр.

221
0
0

Бүләкләрне шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Конков һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе башлыгы Альберт Маликов тапшырды.

Исегезгә төшенрәбез: санитар-экологик икеайлык кысаларында, экологик агарту чаралары үткәрү максатыннан, “ЭКОяз” республика конкурсы үткәрелгән иде. Конкурс ике этапта узды. Беренчесерайон дәрәҗәсендә. Район этабында җиңүчеләр акциянең икенче этабына Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына юнәлтелде. Республика конкурсы нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде.

“Иң яхшы мәктәп” номинациясендә Бөгелмә шәһәренең 5нче мәктәбе җиңү яулады. “Иң яхшы балалар бакчасы номинациясендә – шулай ук безнең шәһәрнең 9нчы Колобокбалалар бакчасы. Иң яхшы предприятиедип җаваплылыгы чикләнгән “Бөгелмә-Сервис  компаниясе танылды. Иң яхшы гаилә– Петровлар гаиләсе.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: