Бөгелмә авазы

Бөгелмә хәрби хезмәткәрләре Татарстан Президенты белән видеоэлемтә буенча аралаштылар

105
0
0

Җиңү парады алдыннан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең төрле төбәкләрендә шефлыкка алынган частьларда хезмәт итүче солдатлар белән видеоэлемтә аша аралашты. Алар арасында: Преображенск полкы, Мәскәү шәһәре, ракета кораблары һәм катерлар бригадасы, һава һөҗүменә каршы 31нче дивизия, Севастополь шәһәре, Мәскәү өлкәсе элемтәчеләре, инженер-сапер полкы, Удмуртия Республикасы. Бу бүлекчәләрдә Яр Чаллы, Бөгелмә, Түбән Кама һәм республиканың башка районнарыннан егетләр хезмәт итә.

Рөстәм Миңнеханов хәрби частьлардагы хәлләр белән кызыксынды, шулай ук татарстанлыларның ничек хезмәт итүләре турында сорады. «Намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә! Туган республикабызга кайтуны көтәбез!» – диде Татарстан Президенты, солдатларга мөрәҗәгать итеп.

Удмуртиядә 53701нче хәрби частендә Президент белән бергә аралашуда Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров та катнашты. Шәһәр башлыгы хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә бөгелмәлеләр шефлыкка алган ике хәрби часть бар: Свердловск өлкәсенең Лесной шәһәрендә (2006 елдан башлап), тагын бер часть – Удмуртия Республикасының Кизнер бистәсендә (2018 ел). Бүген биредә 35 егет хәрби хезмәт уза. Шулардан 5 кеше быел яз чакырылган.

«Егетләребезнең шефлыкка алынган хәрби частьларда хезмәт итү мөмкинлеге бар – бу очракта без хәрби хезмәткәрләрнең барлык гозерләренә һәм теләкләренә тиз арада җавап бирә алабыз, чөнки җитәкчелек белән элемтә җайга салынган. Елга ике тапкыр безнең район делегациясе, шул исәптән хәрби хезмәткәрләрнең ата-аналары һәм туганнары шефлыкка алынган частька йөри. Без призывникларга да, часть җитәкчелегенә дә һәртөрле ярдәм күрсәтәбез", диде Линар Закиров.

Менә инде ярты ел инде Кизнердагы хәрби частьта, университетны тәмамлаганнан соң килгән 24 яшьлек Ибраһим Камилов хезмәт итә.  Солдат сүзләренә караганда, частьта хезмәт итү өчен барлык шартлар тудырылган.

"Әлбәттә, башта бик җайлы булмады. Яңа кагыйдәләр, Устав буенча тормыш. Көннән-көн күбрәк күнекмәләр алам. Беренче чиратта армиядә хезмәт итү миңа рухи һәм физик яктан көчлерәк булырга ярдәм итә, кораллану үзенчәлекләрен өйрәндем, җаваплылык күнекмәләрен алдым, хәрби рухны арттырдым. Яшь егетләр өчен бу бик яхшы тормыш мәктәбе, ул мөстәкыйльлеккә, җаваплылыкка һәм үз-үзеңне контрольдә тотарга өйрәтә", дип билгеләп үтте Ибраһим Камилов.

Чыннан да, душ кабиналары да, кер юу машиналары да, телевизор да, китап укырга яратучыларга китапханә дә бар. Христианнар өчен дә, мөселманнар өчен дә гыйбадәт бүлмәләре эшли. Ризыкны махсус пешекчеләр әзерли. Туклану – “швед өстәле системасы буенча. Шартлар, чыннан да, бик яхшы. Ял көннәрендә хәтта көндез йокы сәгате дә каралган. Нәрсә юк дисәгез –  дедовщина” юк.

Хәрби частька визит көнендә Бөгелмә делегациясе традицион рәвештә Милли кухня көнен үткәрде. Бу частька шефлык итүче район хезмәткәрләре “татар ашларының бөтен ямен һәм тәмен күрсәтү өчен” милли төшке аш оештырды. Төшке аш вакытында Техника йорты иҗат коллективлары бәйрәм атмосферасы тудырды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: