Бөгелмә авазы

Бөгелмә районында юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре автобус йөртүчеләрне тикшерәчәк

Рейд 1 декабрьгә планлаштырылган. Ул “Казан-Оренбург” трассасының 317нче чакрымында узачак.

Юл-патруль хезмәте нарядлары пассажирлар йөртү буенча автобус шоферлары тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләре бозылу очракларын, пассажирлар йөртүне гамәлгә ашыручы транспорт чараларының техник җитешсезлекләрен ачыклаячак.

Инспекторлар шулай ук ЮХИДИ органнары белән килешмичә генә конструкциягә кертелгән үзгәрешләр белән автобусларны эксплуатацияләү фактларына аерым игътибар бирәчәкләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: