Бөгелмә авазы

Йолдызнамә 18-24 май

18-21 майда ай кими. Барлык бурычларыгызны түләп бетерергә тырышыгыз, чөнки хәзер иң уңай вакыт. Иң беренче чиратта, банкка кредитларны бирегез, аннан соң – тиешле кешеләргә. Якын арада әҗәткә акча алмагыз.

22 майда яңа ай туа. Әлеге вакыт мөнәсәбәтләрне ачыклау өчен яхшы. Сөеклегезгә моңа кадәр кыймаган сорауларыгызны бирегез һәм, ниһаять, җаваплар да алырсыз, аның белән бәхетле киләчәк көтәме-юкмы икәнен аңларсыз.
23-24 майда ай үсә башлый. Бу чорда юлларда зур саклык сорала. Транспорт ватылу һәм һәлакәтләр ихтималы югары.

 

КУЧКАР. Күп вакытыгызны йорт эшләренә багышларга туры килер. Ләкин соңрак уңышларыгызга чын күңелдән сөенерсез, ярдәм тәкъдим итүче кешеләр белән сак булыгыз. Аларның моны ихластан эшләмәүләре бик мөмкин. Бурычка акча алмагыз: аны тиз генә кайтара алмассыз.
ҮГЕЗБОЗАУ. Кайбер эшләрне төгәлләү өчен сабырлык кирәк булыр. Баш яки ашказаны авыртып җәфаланучыларга авыргарак туры килер. Даруларсыз булмас. Күбрәк саф һавада йөрергә тырышыгыз – җиңеллек килүен сизәрсез.
ИГЕЗӘКЛӘР. Сезгә тирә-яктагы кешеләргә ярдәм итү мөмкинлеге туар. Аны кулланасызмы-юкмы – ихтыярыгызда. Мөһим эшләр планлаштырыгыз. Барысы да уңышлы үтәчәгенә ышаныч зур. Акча мәсьәләсендә әлегә кыенрак булыр. Кайгырмагыз, бу озакка түгел.
КЫСЛА. Якын көннәрдә сезне күп вак эшләр көтә. Алар авыр булмас, шулай да шактый мәшәкатьләр китерерләр. Җыйнак булыгыз, бигрәк тә юлларда. Хәзер игелекле гамәлләр башкару мөһим. Нинди генә эш эшләсәгез дә, барысының да әҗере белән кайтыр. Бигрәк тә әти-әниләрегез сезнең ярдәмне көтә.
АРЫСЛАН. Бу вакытта сез нинди дә булса яңа нәрсә башлый, уңай гадәтләр формалаштыра аласыз. Хәзер яңа дуслар булдыру файдалы. Бер генә чакыру тәкъдименнән дә баш тартмагыз. Сезне көтелмәгән очрашу көтә, әзер булыгыз.
КЫЗ. Сезнең өчен беренче урында эш булачак. Бу начар түгел: карьера баскычы буйлап күтәрелә алачаксыз. Әмма гаилә турында да онытмагыз, югыйсә, тормыш иптәшегез үпкә сакларга мөмкин. Сүзләрегезгә игътибарлы булыгыз, бигрәк тә хезмәттәшләрегез белән аралашканда. Аларга шәхси тормышыгыз турында күп сөйләмәгез.
ҮЛЧӘҮ. Бу чорда аралашу өчен кешеләрне җентекләп сайлагыз. Теләсә кем сезгә тәэсир итә алачак. Сөйгән ярыгыз белән мөнәсәбәтләрдә йомшаграк, мөлаемрак булырга тырышыгыз. Горурлык һәм тәкәбберлек күрсәтү хәзер гел кирәкми.
ЧАЯН. Тотрыксыз вакыт: бүген сез бүләк алырга мөмкин, ә иртәгә нәрсәдән дә булса күңелегез кайтуы ихтимал. Бар нәрсәне дә,  уңай ягын күреп, кабул итегез, шул чакта әлеге чор җиңел кичерелер. Хәзер хәйрия эшләре белән шөгыльләнергә була, әҗере һичшиксез сезнең файдага. Атна азагында матди бүләк көтегез.
УКЧЫ. Сезне онытылмас мизгелләр көтә. Күңелле очрашулар күп булачак. Ниһаять, кәефегез дә күтәрелер. Файдалы тәкъдимне кулдан ычкындырмагыз. Башта хәтәррәк кебек тоелса да, бу юлы тәвәккәлли аласыз. 
КӘҖӘМӨГЕЗ. Сезгә эмоциональ тотрыклылык җитмәячәк. Кәефегез көн саен үзгәрәчәк, хәтта сәгать саен булмаса әле. Бу вакытны кичерергә теләсә нинди иҗади эшчәнлек ярдәм итәр. Сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз, шикле билгеләр сизелүгә, тикшерелегез.
СУКОЯР. Шәхси тормышыгызда сезгә китәргәме яки калыргамы икәнен сайлау кыен булачак. Дусларыгызны түгел, йөрәгегезне тыңлагыз, ялгышмассыз. Бу арада бурычларыгызны түли аласыз, кыенлык кичермәссез. Шулай булгач, моны хәзер эшләү яхшырак, финансларыгыз да мөмкинлек бирә.
БАЛЫК. Хаталарыгызны анализларга һәм тиешле нәтиҗәләр ясарга вакыт. Бу сезгә киләчәктә ярдәм итәчәк. Хәзер отпуск планлаштырырга була. Өлкән яшьтәге туганнарыгыз мәшәкатьләр тудырыр: аларга аерым тәрбия кирәк булачак.                    

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: