Бөгелмә авазы

Йолдызнамә 15-21 июнь

15-20 июньдә ай кими. Хәзерге вакытта яхшы нәтиҗәләр көтмәгез. Бу тормышның барлык өлкәләренә дә кагыла. Нәкъ менә шуңа күрә әлеге көннәрдә мөһим бернәрсә дә планлаштырмагыз.

21 июньдә яңа ай туа. Бу көнне галәмнән килгән билгеләргә игътибар итегез. Аларны дөрес аңлый алсагыз, күптән борчыган соравыгызга җавап табарсыз.

КУЧКАР. Каршылыкларга кермәс өчен сезгә гаилә дилбегәсен ирегезгә тоттырырга туры килер.  Килешегез, бу вакытлыча гына. 19 июньнән соң арыганлык һәм күңел төшенкелеге барлыкка килүе ихтимал. Әлеге чорның бары тик үткәнен көтегез – өйдә булыгыз, ял итегез, үзегезгә көч җыярга мөмкинлек бирегез.

ҮГЕЗБОЗАУ. Ниһаять, кәефегез яхшырачак! Аны тирә-юньдәгеләр белән уртаклашудан оялмагыз. Көчегез булганда, катлаулы мәсьәләләрне хәл итү белән шөгыльләнегез. Якыннарыгызга сезнең ярдәм кирәк булуы бар – кире какмагыз. Туклану рационыгызга авыр азык кертмәгез.

ИГЕЗӘКЛӘР. Сезгә нәкъ менә хәзер мөһим карар кабул итәргә туры киләчәк. Дөресен сайларга беркем дә ярдәм итмәячәк, бары тик үзегезгә генә таяныгыз. Гаиләдәгеләр белән бергәләп вакыт уздыру, шулай ук яраткан кешегез белән романтик кичләр үткәрү өчен әлеге көннәрдә шәһәрдән читкә чыгып керүне яки дачага баруны планлаштырырга була. Сез бу ялга лаек.

КЫСЛА. Хәзер әллә кайчаннан калган эшләрне төгәлләү бик әһәмиятле булачак. Әйберләрегезне, кәгазьләрне,, квартирыгызны һәм уйларыгызны тәртипкә китерегез. Хәтта сулыш алуы җиңеләйгәнен сизәрсез! Гаилә әгъзалары белән ачуланышмаска тырышыгыз, бигрәк тә ирегез белән.

АРЫСЛАН. Арысланнарның дача эшләре бик кызган чор. Ләкин шул ук вакытта эш һәм көндәлек вазифалар турында да онытмаска кирәк. Бигрәк тә якын кешеләрегезгә карата игътибарлы булыгыз. Сезнең нәрсә белән булса да аларның хәтерен калдыруыгыз бар. Ул очракта шунда ук гафу сорагыз.

КЫЗ. Глобаль мәсьәләләргә алынырга киңәш ителми. Әгәр аларны кичектереп булмаса, матди чыгымнарны мөмкин кадәр киметергә тырышыгыз. Эш урынында  күңелсез сюрпризлар көтүе ихтимал. Иң тын гына йөрү һәм хезмәттәшләр белән конфликтларга кермәү.

ҮЛЧӘҮ. 14-16 июнь көннәрендә сезнең тормышыгызда гадәти яшәү рәвешен тамырдан үзгәртерлек вакыйгалар булуы бар.  Балалар көйсезләнергә мөмкин, ә тормыш иптәшегез –  бигрәк тә. Моны сез лаеклы узарга тиешле сынау дип кабул итегез.

ЧАЯН. Аз таныш кешеләргә ышанмагыз, уңайсыз хәлдә калдырулары бар. Сыналганнарына гына таяныгыз. Зур әйберләр сатып алуны кичектереп торыгыз, әмма вак-төякләр белән үзегезне шатландыра аласыз. Көнче Чаяннарга йолдызлар өйдәге хәлләрне кискенләштермәс өчен хисләрен йөгәндә тотарга киңәш итә.

УКЧЫ. Бу чорда сезнең тормышка ашырырга теләгән планнарыгыз барып чыкмаячак. Кайгырмагыз, ә аларга альтернатива уйлап табыгыз. Тирә-яктагыларны хаталары өчен шелтәләмәгез: ялгышлар җибәрмәс өчен үзегезгә игътибар итсәгез яхшырак булыр. Якыннарыгызга карата мәрхәмәтле булыгыз.

КӘҖӘМӨГЕЗ. Әгәр сезгә ярдәм кирәк булса, дусларыгызга түгел, гаиләгезгә мөрәҗәгать итегез. Дусларның катлаулы хәлләрдә булышуы икеле. Акча мәсьәләсендә җиңел булмаячак, ләкин сез җайлау юлын табарсыз. Бурычка кермәскә тырышыгыз. 19 июньнән соң хәл тотрыкланыр.

СУКОЯР. Кемгәдер нәрсәдер вәгъдә иткән булсагыз, сүзегездә торыгыз. Югыйсә, низаглар чыгачак һәм хәтерен калдырган кешенең уңай мөнәсәбәтен кайтару җиңел булмаячак. Спорт белән шөгыльләнү, пляж сезонына әзерләнү өчен уңай вакыт.

БАЛЫК. Бу вакытта йолдызлар сезгә иҗат белән шөгыльләнергә киңәш итә. Сез канәгать булырсыз, моннан тыш, хоббины табышка әйләндерергә дә мөмкин булачак. Иммунитетның  көчсезләнүе бар: салкын тидерүегез ихтимал. Әлеге көннәрдә туйганчы йоклагыз һәм борчылмаска тырышыгыз

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: