Бөгелмә авазы

Йолдызнамә 11-17 май

Әлеге көннәрдә ай кими. Бу чорда авыр ризыкларны артык кулланмау бигрәк тә мөһим. Җиңел һәм файдалы туклану рационы бик яхшы булачак. Организмны ял иттерү көннәре ясасагыз да була.

КУЧКАР. Сезгә хезмәттәшләрегезне һәм җитәкчегезне гаҗәпләндерергә мөмкинлек туар. Авыр мәсьәләне хәл итәргә алынып, белемегез һәм сәләтегез белән таң калдырыгыз. Кайгырмагыз, сез булдырачаксыз! 11-13 майда хисләрегезне йөгәндә тотыгыз. Бу көннәр айның иң киеренке чоры булырга мөмкин. 
 

ҮГЕЗБОЗАУ. Яраткан кешегезнең сезне кыен хәлгә калдыруы бар. Иң мөһиме – моны йөрәгегезгә якын алмагыз. Барысы да яхшыга икәнен истән чыгармагыз. Буш вакытыгызны үз-үзегезне үстерү өстендә эшләүгә багышлагыз – күбрәк китап укыгыз, акыллы кешеләр белән аралашыгыз.
 

ИГЕЗӘКЛӘР. Ялкаулык хәзер сезнең иң төп дошманыгыз булачак. Шул сәбәпле, эш урынында  срокларны өзәргә, якыннарыгызны уңайсыз хәлгә куярга мөмкинсез. Үзегезне кулга алыгыз! Ябыгучы Игезәкләргә бу вакытта җиңел булмас: тирә-якта кызыктыргыч нәрсәләр бик күп шул. Аларга ничек тә бирешмәскә туры килер.
 

КЫСЛА. Йолдызлар 11-13 май көннәрендә якыннарыгызның ярдәменә таянырга киңәш итә. Финанслар белән кыенлыклар чыгарга мөмкин, сез аларны ялгыз гына җайлый алмассыз. Яхшы хәбәр дә бар: май урталарына хәл тотрыкланыр. Туклануда чаманы югалтмагыз.
 

АРЫСЛАН. Үзегез дә теләмәстән, мәхәббәт өчпочмагында калуыгыз ихтимал. Тиз арада барысын да ачыкларга тырышыгыз: моның сезгә гел кирәге юк. Яңа дача сезоны бакчачы Арысланнарга күп көтелмәгән ачышлар һәм яхшы кәеф бүләк итәчәк.
 

КЫЗ. 13 майда сезгә кагылышлы вакыйгаларга игътибар итегез – арада берсе истәлекле булачак. Йолдызлар зур әйберләр сатып алырга киңәш итә – алар үз-үзләрен акларлар. Ә менә дуслар белән очрашуларны кичектереп торырга туры килер, кичләрне өйдә уздыру яхшырак булыр.
 

ҮЛЧӘҮ.  Хәтта көтелмәгән танышулар  да табигый килеп чыгачак һәм җиңел биреләчәк. Яңа дусларыгызга дикъкать белән карагыз: бәлки, алар арасында үзенчәлекле  кеше бардыр? Квартирыгызны җыештырырга кирәк булыр: озакка сузмагыз, соңрак тәртипкә салуы авырлашыр.
 

ЧАЯН. Атна башында матди кыенлыклар кичерүегез ихтимал. Аларны җиңеп чыгарга гаилә әгъзалары һәм дусларыгыз булышыр, ярдәм сораудан оялмагыз. Салкын тиюнең беренче билгеләрен сизүгә, табибка барыгыз: катлауланулар булуы ихтимал. Сәламәтлегегезгә карата игътибарыгызны арттырыгыз.
 

УКЧЫ. Әгәр хәзерге вакытта үзегезне ышанычлы хис итсәгез, алдыгызда күп ишекләр үзеннән-үзе ачылырга мөмкин. Хатын-кызлар, офиста инициатива күрсәтүдән тартынмагыз, ә менә өйдәге эшләрдә ирегезгә юл куегыз. Үзегезгә яхшылап ял итәргә мөмкинлек бирегез!
 

КӘҖӘМӨГЕЗ. Таркаулык һәм игътибарсызлык эштә юлдашыгыз булачак. Күңелсезлекләр килеп чыгуы бар. Бик җиңел бирелмәсә дә, өйдәгеләр белән яхшы мөнәсәбәттә калырга тырышыгыз. Балаларыгызга хәзер игътибар кирәк: буш вакытыгызны алар белән уздырыгыз.
 

СУКОЯР. Әгәр кәефегез гел булмаса, аны төрле ысуллар белән үзегез күтәрергә тырышыгыз. Атап әйткәндә, яраткан эшләрегез белән шөгыльләнеп, гаиләгез белән күбрәк вакыт үткәрегез. Бу көннәрдә кәгазьләрне һәм иске әйберләрне тәртипкә салу мөһим. Финанслар белән хәлләр киеренке булырга мөмкин.
 

БАЛЫК. Әлеге көннәрдә сезнең тормышыгызда күп нәрсә көтелмәгән очракларга бәйле булачак. Шуңа күрә нәрсә дә булса сез уйлаганча бармаса, борчылмагыз. Артыгызда  ямьсез гайбәтләр тарата башлаулары ихтимал. Аларны тамырыннан юк итегез, ә башлап йөрүче кешене үз даирәгездән алып ташлагыз.                          
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: