Бөгелмә авазы

Бөгелмәлеләргә йолдызнамә (27 июль - 2 август)

27 июльдән 2 августка кадәр ай үсә. Атна тулысынча яңа җитди проектны эшләтеп җибәрү, үз бизнесыңны башлау, яңа эш урынына күчү өчен уңай булачак.

Бу атнада сезгә берничә кызыктыргыч тәкъдим булачак. Җавап бирергә ашыкмагыз: карарны уйлап кына кабул итәргә кирәк.

КУЧКАР. Финансларда һәм шәхси тормышта тәртип урнаштырырга тырышмагыз. Якын киләчәккә төп бурычлар турында уйлагыз, позитивка омтылыгыз һәм шуның белән уңышларыгызга нигез салыгыз. Барлык мөһим эшләрне бер ай алдан планлаштырырга тырышыгыз.  

ҮГЕЗБОЗАУ. Яңа эшкә чыгу өчен идеаль атна. Чит ил партнерларыннан кызыклы тәкъдим яки чит илгә командировка булырга мөмкин. Әгәр дә көтмәгәндә кулыгызга күп акча керсә, тизрәк күчемсез милек, автомобиль яки компьютер сатып алырга киңәш ителә.

ИГЕЗӘКЛӘР. Сезнең тырышлыгыгыз бушка түгел! Зур суммада акча яки кызыклы эшлекле тәкъдимнәр алу ихтималы бар. Тынычланырга һәм романтик яки фәлсәфи җайга көйләнергә киңәш ителә: гел стресс халәтендәге тормышка караганда, күпкә яхшырак.

КЫСЛА. Бурычларны түләп бетерергә, сезгә тыныч йокларга ирек бирмәгән күптәнге проблемаларны хәл итәргә мөмкинлек туачак. Элекке дусларыгыз белән күрешергә тырышыгыз – бу файдалы да, күңелле дә булыр. Театрга яки күргәзмәгә культпоход оештырырга була: сәнгать белән аралашу сезгә уңай энергия һәм күп кенә якты тәэсирләр бүләк итәчәк.

АРЫСЛАН. Бик киеренке чор – тик бу дөрес, файдалы киеренкелек. Хәзер сезнең тормышыгызда бик гади булмаган кешеләр белән мөнәсәбәтләрне җайга салу мөмкинлеге булачак. Хезмәттәшлек турында тәкъдимнәр кабул итәргә әзерләнегез. Ләкин башта барлык иске эшләрне тәмамлагыз.

КЫЗ. Исегездә тотыгыз: акча акчаны тарта. Эшләп тапканыгызның барысын да сарыф итәргә ашыкмагыз, “акча чүлмәге” булдырыгыз һәм ул финанс иминлеге гаранты булачак. Кыяфәтегезгә, матурлыкка һәм сәламәтлеккә игътибарны арттырырга, моның өчен акчаны кызганмаска киңәш ителә.

ҮЛЧӘҮ. Авантюристлар һәм романтиклар өчен бик шәп вакыт. Тәвәкәлләгез – тик башыгызны югалтмагыз! Акчаны уңга-сулга тотмагыз – ул хисапны ярата. Тагын шуны да күз уңында тотыгыз: я эштә, я шәхси тормышта бик мөһим вакыйга булырга мөмкин.

ЧАЯН. Күптән башланган проектларны алга этәрү өчен уңайлы вакыт. Сезгә ярдәм итәчәкләр, яклаячаклар. Теләсә нинди эшлекле очрашуларга һәм киңәшмәләргә риза булыгыз.

УКЧЫ. Нык киеренке атна. Соңгы ыргылыш һәм сез максатыгызга ирешерсез. Үзегез турында кайгыртыгыз, ял итү һәм авыр чордан соң көч туплау өчен шифаханәгә юллама алыгыз.

КӘҖӘМӨГЕЗ. Күчемсез милек белән эшләү өчен уңай атна – ремонт, сату, сатып алу, наемга бирү. Ләкин гаилә иминлеге өчен тырышу шарты белән. Күптән югалган бәйләнеш яңарачак, ул тиздән эшлекле хезмәттәшлеккә әйләнергә мөмкин.

СУКОЯР. Юридик эшләр белән шөгыльләнегез, документларның (паспортларның, визаларның, машина йөртү таныклыгының һәм башкаларның) гамәлдә булу срогын тикшерегез. Якын кешеләрегезгә күбрәк игътибар бирегез. Мөһим бернәрсәне дә күз уңыннан ычкындырмас өчен балаларның хәлләре белән кызысынып торыгыз.

БАЛЫК. Бу атнада сезнең финанс хәлегез үзгәрергә мөмкин: ул ныклырак һәм тотрыклы булачак. Яраткан кешегез белән уртак тел табарга, барлык проблемаларны хәл итәргә, каршылыкларны җайларга тырышыгыз. Бергә тормыш башлау, ЗАГСка бару, уртак торак сатып алу өчен кулай вакыт.             

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: