Бөгелмә авазы

Бөгелмәлеләргә йолдызнамә (20–26 июль)

20 июльдә яңа ай туа. Хроник авырулары булган кешеләр өчен җиңел вакыт түгел. Кәефегез яхшырганчы, калып килгән эшләр белән шөгыльләнегез.

Алар сезне авыр уйларыгыздан арындырачак. 21 июльдән 26 июльгә кадәр – үсеп баручы ай. Ниндидер яңа әйбер белү өчен бик яхшы чор. Уйлап карагыз әле: сез нәрсәгә өйрәнә, нәрсә белә алыр идегез һәм тәвәккәлләгез!

КУЧКАР. Бу көннәрдә сезгә һич тә ашыгырга ярамый. Барысын да бер җайга башкарыгыз, ашыкмагыз. Эштә башка әйберләргә игътибарыгызны юнәлтмәгез, хата ясау куркынычы бар. Өйдәгеләр белән каршылыклар һәм күңелсезлекләр булырга мөмкин.

ҮГЕЗБОЗАУ. Якын кешегезгә хисләрегезне белдерүгә саранланмагыз.  Нигә романтик кичә оештырмаска, мәхәббәттә аңлашмаска? Бу атнада бай эчтәлекле  ял көннәре көтә. Мәшәкатьләр күңелле һәм файдалы булачак.

ИГЕЗӘКЛӘР. Катлаулы чор: сезне ачыктан-ачык алдарга телиләр. Аз таныш кешеләр белән аралашуны чикләгез. Акчаны буш теләкләргә әрәм итмәгез. Ә зарарлы гадәтләре булганнар өчен хәзер алардан котылу өчен уңайлы вакыт.

КЫСЛА. Якын көннәрдә сез, беркайчан күзәтелмәгәнчә, үпкәләүчән булырсыз. Мөмкин кадәр үз-үзегезне тыярга тырышыгыз. Хәзер яңа максатлар куярга һәм аларны гамәлгә ашыру юллары турында уйларга була.  

АРЫСЛАН. Үзегезнең үткәннәрегезгә – хаталарга, вакыйгаларга җитди анализ ясагыз. Шуның нигезендә, хәзергесенә төзәтмәләр кертергә туры киләчәк. Хисләргә бирелмәгез, бернинди вәгъдәләр дә бирмәгез! Ял көннәрен файдалы үткәрегез.

КЫЗ. Сезне якын киләчәктә уңай үзгәрешләр көтә. Дөрес, моның өчен бераз көч куярга туры киләчәк. Әгәр ярдәм кирәк булса, дустыгызга мөрәҗәгать итегез. Әлеге чорны балалар белән үзара мөнәсәбәтләрдәге кыенлыклар күңелсезләтергә мөмкин.

ҮЛЧӘҮ. Сезнең бөтен игътибарыгыз хәзер сәламәтлеккә юнәлтелергә тиеш! Барысы да тәртиптә чакта да профилактика артык булмаячак.   Эшегездә мөһим проектларга тотынмаска тырышыгыз, хәзергә хәл ителмичә калган мәсьәләләр белән шөгыльләнегез.

ЧАЯН. Әлеге чорда кәефегез яхшы булачак. Форсаттан файдаланып, сорауларны хәл итегез, очрашулар үткәрегез. Бәлки, бу вакытта гашыйк булып та куярсыз. Атна башында сезгә отышлы тәкъдим керергә мөмкин. Кулдан ычкындырмагыз!

УКЧЫ. Киләчәкне планлаштыруны кичектереп торыгыз: бүгенге вакыйгалар да җитәрлек булачак. Эштә эшнең күплегенә, өйдә дә күңелле мәшәкатьләргә әзер булыгыз. Барысына да елмаю аша карагыз һәм барысы да шәп булачак. Руль артында игътибарлырак булыгыз.

КӘҖӘМӨГЕЗ. Туганнар белән мөнәсәбәтләр яхшыдан булмаячак. Аларга карата мөнәсәбәтегезне үзгәртегез һәм хәлләр дә үзгәрәчәк! Хәзер бурычка акча алмаска кирәк, өстәмә акча эшләү мөмкинлеген эзләү яхшырак булыр.

СУКОЯР. Эш урынында сезне бик үк күңелле булмаган сюрпризлар көтә. Хезмәттәшләрегез белән әлегә ачылып сөйләшмәгез. Үз гаиләгезгә игътибар бирегез – алар сезнең яратуыгызга һәм кайгыртуыгызга мохтаҗ. Ләкин үзегез турында да онытмагыз! Җылы ванна, яраткан китап һәм хуш исле кофе – сезгә нәкъ кирәкле нәрсәләр.

БАЛЫК. Әгәр дә сез ябыгу диетасына утырырга җыенган булсагыз, планнарыгызны башка вакытка күчерегез. Югыйсә, күп көч түгәчәксез, ә нәтиҗә шатлык китермәячәк. Дүшәмбе көнне тормышыгызда күпне үзгәртергә сәләтле кеше белән очрашу көтә.                           

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: