Бөгелмә авазы

«Салават күпере» салаты

Бу салат бик тәмле һәм аз калорияле.

Ингредиентлар:

300 г пешкән тавык ите

2 кызыл суган

1 кызыл болгар борычы

1 сары болгар борычы

Яшел суган

Кытай кәбестәсе

 

Заправка өчен:

2 аш кашыгы каймак

1 аш кашыгы горчица

1 теш сарымсак (пресс аркылы үткәрелгән)

Тоз һәм борыч тәменчә

Әзерләү:

Суганны ярымбоҗралап, болгар борычын һәм кәбестәне озынча итеп, тавык итен шакмаклап турыйбыз. Бөтен булган ингредиентларны әзерләнгән заправка белән бутыйбыз, вак итеп туралган яшел суган белән бизибез.

 
 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: