Бөгелмә авазы

Салатлы помидор

12 уртача түгәрәк помидор, 2 татлы (төрле төсле яхшырак) борыч, 1-2 свежий кыяр, кызыл суган, яшел суган кыягы, яшел тәмләткечләр, салат яфрагы, майонез, тоз.


Салат өчен савыт барлыкка килерлек итеп помидорның эчен алырга. Кыярны, орлыгыннан чистартылган борычны, суганны һәм помидорның эченнән алынган йомшагын бик вак итеп турарга, тоз, вакланган яшел тәмләткечләр сибәргә, майонез салырга һәм яхшылап болгатырга. Әзер салатны помидорга тутырырга һәм яшел тәмләткечләр белән бизәргә.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: