Бөгелмә авазы

Песошин һәм Гафуров КФУда Канада математигына Лобачевский исемендәге медаль тапшырды

Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, Лобачевскийның таланты фәнни эшчәнлектә генә түгел, ә Казан университеты ректоры сыйфатында идарә өлкәсендә дә чагылыш тапкан.

Бүген Казан федераль университетында Н.И.Лобачевский исемендәге медаль һәм премияне тапшыру тантанасы булды. ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм КФУ ректоры Илшат Гафуров әлеге бүләкне Канада математигы Даниэль Вайска тапшырды.

«Математика һәрвакытта да Казан фәнни җәмәгатьчелегенең игътибар үзәгендә булды. Казан университетына нигез салынган вакыттан алып, шуннан соң башка югары уку йортларында да ул, үз чиратында, дөнья фәненә бәһасез өлеш керткән ватандашларыбызның игътибарын үзенә җәлеп итте. Николай Лобачевский исеме алар арасында аерым урынны били», - диде ТР Хөкүмәте башлыгы.

Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, Лобачевскийның таланты фәнни эшчәнлектә генә түгел, ә Казан университеты ректоры сыйфатында идарә өлкәсендә дә чагылыш тапкан.

«2017 ел Казан федераль университеты инициативасы һәм Татарстан җитәкчелеге ярдәмендә Лобачевский елы дип игълан ителгән иде. Шул ук елда Лобачевский исемендәге премия һәм медаль яңадан торгызылды. Алар – бу өлкәдә иң борынгы һәм мактаулы бүләкләрнең берсе», - дип искәртте Премьер-министр.

Н.И.Лобачевский исемендәге медаль математика өлкәсендәге зур казанышлары өчен Канада галиме Даниэль Вайска тапшырылды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: