Бөгелмә авазы

Катламлы салат

Ингредиентлар: 1 банка балык консервасы (нинди дә ярый - горбуша, сайра, тунец)

6 данә краб таякчыклары

Ярты банка кукуруз

1 эретелгән сыр

4 данә пешкән йомырка

Ярты суган яки яшел суган

200 гр майонез

 

Әзерләү:

Балык консервасын чәнечке белән изәргә, краб таякчыкларын һәм суганны вак итеп турарга, сырны угыч аша чыгарырга, йомырканың агы белән сарысын аерып чәнечкә белән изәргә.

 

Катлар тезәбез:

1 кат балык консервасы

2 кат суган

3 кат майонез

4 кат сыр

5 кат кукуруз

6 кат майонез

7 кат краб таякчыклары

8 кат майонез

9 кат йомырканың агы + майонез

Өстенә йомырканың сарысын сибеп 1 сәгатькә суыткычка куябыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: