Бөгелмә авазы

Хәерле иртә, дусларым!!!

Мин ходайдан,артык күп сорамыйм...

Сәламәтлек сорыйм һәр таңда.

Иминлекләр сорыйм бар Җиһанга,
Калганнары ...бар да табыла !

Булган-биргәненә шөкер итәм,
Киләчәкләрне дә киң кылсын...
Күңелләргә иман нуры бирсен,
Сабый - Әти-Әниле булсын !

Артык күп сорамыйм ходаемнан,
Бары ...Бәхет телим Җиремә...
Балаларга акыл-тәүфикъ телим,
Таянычларым бит,картлык көнемә.

Рәхмәт әйтәм ,барлык булганыма,
Комсызлыктан берүк ,арала...
Кәфенлеккә кесә текмиләр бит,
Бары...Изге эшләр генә барала.......
Яман гадәтләрдән ,Раббым арала !
Халисә Гәрәева
 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: