Бөгелмә авазы

Хәерле иртә!!! Һава торышы нинди булуга карамастан, күңелләр күтәренке, көр булсын.

Авырлыклар төшсә иңнәренә, Бу дөньядан туйдым, дия күрмә! Һәрбер хәлдән була чыгу юлы, Күтәрмәсне бирми Ходай безгә!


Аз мени соң бу дөньяда әле
Йортсыз-жирсез газап чигүчелэр.
Япа-ялгыз калып чарасыздан
Гомер буе күз-яшь түгүчелэр...

Сукыр-телсез, кулсыз-аяксызлар,
Яшәр өчен каян көчлэр таба?
Бер минутка алар урынына
Син узеңне әйдэ куеп кара.

Бу дөньядан туйдым, дия курмэ,
Йөрәккәен, яшим, диеп типсен!
Яшьләреңне сөрт тә алга атла,
Иң мөхиме сәламәтлек, диген!

Г. Шәрипова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: