Бөгелмә авазы

Горбуша балыгы пирогы

3 әр суган һәм кишер, 1 йомырка, 250 мл сөт, 7 а.к. он, 600-700 г горбуша балыгы ите, майонез, үсемлек мае, тоз

Йомырка, сөт һәм онны туглап, сыек камыр изәргә. Үсемлек маенда вак итеп туралган суганны һәм угычтан уылган кишерне 10 минут кыздырырга. Табага яшелчәләрнең яртысын салып, аның өстенә камырга манылган ит кисәкләрен тезәргә. Шуңа камырны агызып бетергәч, иң өскә калган яшелчәләрне салырга һәм духовкада 30-40 минут пешерергә. Әзер булырга 15 минут кала 100 г майонез белән майларга.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: