Бөгелмә авазы

Гөмбә зразасы

500 г фарш, 200-300 г свежий гөмбә, 1-2 суган, 150 г угычтан уылган сыр, 1-2 тырнак сарымсак, майонез, тоз.

Кыздыру өчен үсемлек мае. Вак итеп туралган гөмбә һәм суганны бергә үсемлек маенда кыздырырга. Ит фаршыннан шарчыклар ясап, һәркайсының уртасына гөмбәле катнашманы салырга. Кабат тәгәрәтергә. Ит шарчыкларын майланган табага тезеп, өстенә изелгән сарымсак кушылган майонез коярга, сыр сибәргә. Духовкада пешерергә.

 
 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: