Бөгелмә авазы

Чәй янына печенье

250 г маргарин, 200 г майонез, 1 ст шикәр комы, 2-3 йомырка, 3 ст он, 1 ч.к. чәй содасы, шикәр оны, тоз.

 

Табаны майлау өчен үсемлек мае.Йомырканы шикәр комы белән тугларга. Маргаринны утка куеп эретергә һәм суытырга. Йомырка, маргарин, майонез, тоз һәм аш серкәсендә сүндерелгән чәй содасын болгатырга. Он, дарчин өстәп, йомшак камыр басарга һәм 1 сәгатькә суыткычка куярга. Табаны үсемлек мае белән майларга. Камырны 4-5 см саен өзә-өзә иттарткыч аша чыгарырга һәм табага сала барырга. 180 градускача җылытылган духовкада 10-15 минут пешерергә.
Әзер печенье өстенә, бераз суынгач, шикәр оны сибәргә

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: