Бөгелмә авазы

Йоныңны алам!..

Газеталарда жакетлар турында материал басылгач, моңа мин дә кушылырга уйладым. "Күп язылды бит инде," - дияргә ашыкмагыз, мин - жакет киюче түгел, киючеләрне күреп үсүче генә. Миңа 3 - 4 яшьләр тирәсе булгандыр. Әткәйнең сеңлесе - Алма апа әнигә яңа жакетын күрсәтергә кергән. Әни киеп тә карады, эчке ягының әйбәт...

Газеталарда жакетлар турында материал басылгач, моңа мин дә кушылырга уйладым. "Күп язылды бит инде," - дияргә ашыкмагыз, мин - жакет киюче түгел, киючеләрне күреп үсүче генә.
Миңа 3 - 4 яшьләр тирәсе булгандыр. Әткәйнең сеңлесе - Алма апа әнигә яңа жакетын күрсәтергә кергән. Әни киеп тә карады, эчке ягының әйбәт тегелешен дә тикшерделәр - гомумән, Алма апа искиткеч кием алган! Жакетны сәкегә куеп, үзләре чәй эчәргә утырдылар! Ә минем үз эшем бар: әни тегеп биргән курчагыма күлмәк кисәм.
Минем дә жакет күргән бар - әни дә кия аны кибеткә барганда. Тик Алма апаныкы башка шул: "йоны" озынрак! Кулда - кайчы. Жакетның "йонын" алып карыйсы килә бит! Әнинең сарык йонын алганын карап торганым бар.
- Алма апа, йоныңны алам! - дим. Ә тегеләр игътибар да итми, чөкердәшеп чәй эчәләр! (Бала: "Тегене бир, бу кирәк!" - дип аптыратмый бит, утыра шунда тыныч кына уйнап, янәсе, үз эше белән мәшгуль).
Миңа бу эш ошап китте... Сөйләнүемә колак салып, алгы якта газета укып яткан әткәй чыкмаса, белмим, ни дәрәҗәдә остарып җиткән булыр идем икән?! Алма апа белән әни минем осталыкны күреп алгач, әткәй әрләтмәде дә үземне: "Бала кайчаннан бирле, йон алам, йон алам, ди бит инде - шул кадәрле гамьсез булмыйлар!" - дип, үзләрен гаепләде.
- Ә жакет? - дисезме? Алма апа бик оста тегүче-чигүче иде - иңбашыннан җиң очларына кадәр шундый матур итеп чигелгән жакет тирә-якта бер анда гына булгандыр! Авылдашлар хәтерлидер әле...
Фирая Каюмова.
Бөгелмә шәһәре.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: