Бөгелмә авазы

Йомры гәүдәле...

Инде сентябрьнең яртысын да үттек. Табигать алтын төскә керә, һавада - Әбиләр чуагы. Бу чорда халык "икенче икмәк" саналган бәрәңге алу белән мәшгуль. Август яңгырлы торганга күрә, күп кеше, ашыгып, бәрәңгесен алып бетерде, сакларга базларга да салып куйды. Кем белгән бит мондый матур көннәр торасын! Әйе, бәрәңге - ярты икмәк...

Инде сентябрьнең яртысын да үттек. Табигать алтын төскә керә, һавада - Әбиләр чуагы.
Бу чорда халык "икенче икмәк" саналган бәрәңге алу белән мәшгуль. Август яңгырлы торганга күрә, күп кеше, ашыгып, бәрәңгесен алып бетерде, сакларга базларга да салып куйды. Кем белгән бит мондый матур көннәр торасын! Әйе, бәрәңге - ярты икмәк дип юкка гына әйтмиләр шул безнең халыкта. Шуңа күрә кышка бәрәңге запасы белән керү инде канга сеңгән дисәк, арттыру булмас. Хәер, хәзер күпләр бәрәңге игеп тә тормый анысы. Әнә үткәрелгән ярминкәләрдә кирәк кадәр сатып ала да базына сала. Анда сатып ала алмаса, базар бар. Базарда да ошамаса, супермаркет-кибетләр бар... Шулай, бил бөгеп, чүбен утап, төбен өеп, кортын чүпләп чиләнми хәзер күпләр... Хәер, үзең игеп үстергән бәрәңге икенче инде, җәмәгать. Елы әйбәт килеп, уңышы да мул булса, җәй көне изаланганнар онытыла да куя. Менә быел да шулай - бәрәңге уңган! Алганда да рәхәт, ваклары юк диярлек, ә эресен җыю - куаныч инде ул. Татар Димскәе авылында яшәүче хезмәт ветераннары Сырдария һәм Фәнил Кәримовлар гаиләсендә бәрәңге игү серләрен тирәнтен беләләр - уңа аларның бәрәңгесе. Быел да шулай булды. Йомры гәүдәле бәрәңгеләр кышка сакларга салынган инде. Бәрәңге алган чакта төрле "экспонатлар" да чыккан /рәсемдә/. Монысы инде - табигать могҗизасы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: