Бөгелмә авазы

Яңа елда булган хәлләр (мәзәкләр)

Шундый-шундый хәлләр

Әтием куллары

Без яшь чакта, профсоюзлар гөрләп эшләгән бер вакытта, профсоюз әгъзаларының балаларын өйләренә йөреп, Яңа ел белән котлау бар иде. Ирем белән мин эшли башлаган елларда Кыш бабай белән Кар кызы котласын дигән карарга килделәр утырышта. Ул вакытта юньле матур киеме дә юк иде. Без барысын үзебез тектек, юнәттек. Төзелгән исемлек буенча тиешенчә котладык, һәркемгә ошый инде, икенче көнне һәркемнең телендә шул гына иде.

Иң соңгы булып, үзебезнең балаларны котларга булдык. Мин алданрак йөгердем, улларыбызны әзерләп куярга. Соңыннан әтиләре – Кыш бабай керде. Малайлар ул вакытта бик кечкенә, олысы балалар бакчасына йөри иде, әтиләреннән ятсындылар. Аннан күчтәнәч тә, бүләк тә эләккәч матур итеп шигырьләрен сөйләделәр. Кыш бабай чыгып киткәч, Наил генә:

  • Ник алдыйсыз, алдамагыз мине башка, әтием куллары иде бит ул. Ул бит әтием иде, - дип елап җибәрде.

 Конфетларны капчыктан бияләй белән алып бирү уңайсыз булганга, әтисе аларны салган булган икән.

 

Тучны Кар кызы

Шулай профсоюз әгъзалары балаларын Яңа ел белән котлап йөргәндә, төрле кызык хәлләр була торган иде. Кайбер балалар, Кыш бабайдан куркып, өстәл астына, диван, шкаф артына елап качалар иде. Кайберләре шигырьләрен әзерләп, көтеп торалар иде.

Исемдә, бер малай Кыш бабайны: “Әбиең кайда?” – дип, өнсез калдырган иде. Ә олы улыбызның сыйныфташы бик озак вакыт:

  •  Кыш бабайның Мансур абый икәнен мин таныдым, ләкин Кар кызы тучны урманнан килгән иде, – дип бәхәсләшеп тә йөргән диделәр.

Шаккатырды

Шулай еллар уза торды, иске елны яңасы алыштыра торды. Безгә дә алмашка яңа Кыш бабай һәм Кар кызы килде. Алар да шулай ук яшь укытучылар иде. Елдагыча улларыбызга шигырь ятлатып куйдык. Кыш бабай белән Кар кызын матур гына каршы алдык. Иң беренче булып Руслан чатнатып шигырен сөйләп бирде, рәхмәт әйтеп, бүләген дә алды. Ни гаҗәп, абыйсына серле караш ташлады да, Наилебез без өйрәткән Кыш бабай турындагы шигырьне түгел, ә үзе өйрәнгәнен сөйләп атты:

Здравствуй, Васька – козёл!

Ты к нам в гости пришёл?

Угощайся травкой,

Но смотри, не чавкай! – ди.

Әтисе белән оялуыбыздан җир тишегенә кереп китәрдәй булдык. Кыш бабай (укытучы абыйсы) бик гаҗәпләнде, аннары үзалдына нидер сөйләнеп, рәхәтләнеп көлеп җибәрде.  Әлегә кадәр Наилнең нигә алай итүенә җавап табылганы юк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: