Эш качмас...
Иремнең туган авылында бик тә кызык кушаматлы гаиләләр бар. Шуларның бер-икесе турында сезгә дә сөйлим әле. Хөсәен һәм Мирзаян абыйлар урманга утын кисәргә барганнар. Аз гына эшләүгә, яңгыр ява башлаган. Чыланып беткәннәр болар. Шунда берсе: "Эш качмас, ашау качар", - дип әйтеп куйган. Яңгырдан ышыкланып, агач төбенә барып утырганнар һәм...
Иремнең туган авылында бик тә кызык кушаматлы гаиләләр бар. Шуларның бер-икесе турында сезгә дә сөйлим әле.
Хөсәен һәм Мирзаян абыйлар урманга утын кисәргә барганнар. Аз гына эшләүгә, яңгыр ява башлаган. Чыланып беткәннәр болар. Шунда берсе: "Эш качмас, ашау качар", - дип әйтеп куйган. Яңгырдан ышыкланып, агач төбенә барып утырганнар һәм тамак ялгап алганнар. Шулчак Хөсәен абый: "Их, хәзер монда дучмак (ул якта пәрәмәчне шулай атыйлар) булса иде", - дигән. Мирзаян абый аңа кушылып: "Кайнар да булса…" - дип өстәгән. Алар белән өченчеләре дә булган бит, анысы кайтып, авылдашларына сөйләгән. Шул көннән алып, авылда "Дучмак" һәм "Кайнар" атамалы кешеләр пәйда булган.
Ул абыйлар күптән мәрхүмнәр инде, урыннары җәннәттә булсын. Хәзер балалары, оныклары "Дучмак" һәм "Кайнар" нәселен дәвам итәләр.
Мөбәширә ШӘРӘФЕТДИНОВА, мәгариф ветераны.
Бөгелмә шәһәре.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
17 ноябрь 2021 - 09:33«СалаваTik»лар "Чыршы" җырын башкарды Яңа җырны Youtube каналында тыңлап була.707300
-
10 ноябрь 2021 - 10:31«Яңарыш» үзәге тернәкләнүчеләренә электр токының каян алынуы турында сөйләделәр Мавыктыргыч сәяхәт практик эш белән тәмамланды: балалар келәмгә чумарга, скатерьны йомшартырга булышты.754000
-
9 ноябрь 2021 - 17:52Бөгелмә районында «Ватан данына» дигән мәгълүмат сәгате узды Прогресс клубы хезмәткәрләре Рус һәм татар халкының милли киемнәре турында сөйләделәр.217300
-
9 ноябрь 2021 - 14:22Бөгелмәдә юлларны һәм тротуарларны бозлавыкка каршы материаллар белән эшкәртү бара Эшләрне «Бөгелмә-Сервис» подрядчы оешмасы башкара.210600
-
28 июнь 2021 - 15:19Бөгелмәдә тимер юл кичүләрендә куркынычсызлык көне узды
-
28 июнь 2021 - 10:15Бөгелмәлеләргә "Нива" ачкычы тапшырылды"
-
28 июнь 2021 - 10:15Бөгелмәле "Нива" бүләк иткән өчен рәхмәт белдерде
-
10 ноябрь 2021 - 12:06Армия кыр кухнясы авыл хуҗалыгы ярминкәсендә эшлиячәкЯрминкә 8.00 сәгатьтә башлана.1108900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Бэгэлмэ авазы ("Голос Бугульмы")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47521 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: и.о. руководителя филиала АО "Татмедиа" РГ "Бугульма авазы" -
главного редактора Панина Наталья Леонидовна
Адрес редакции: 423234, РТ, г. Бугульма, ул. Гафиатуллина, д. 17
Телефон редакции: 8 (85594) 4-83-30
Рекламная служба: 8-904-667-39-06, bugulreklama@mail.ru
Для сообщений о фактах коррупции: lai-ru@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика