Бер уч киндер орлыгы
Бу араларда телевизор экраннарыннан киндер орлыгы турында сөйли башладылар. Шуны тыңлап утырганда хатынның әнисе - әби сөйләгәннәр искә төште. Бу хәл сугыш чорында Әлмәт районының Кызыл Игенче авылында була. Ул вакытларда барлык колхозлар да киндер чәчәләр иде. Шулай бер көнне колхозчы хатыннар кырдан киндер йолкып кайтканда, колхозларны тикшереп йөрүче вәкил...
Бу араларда телевизор экраннарыннан киндер орлыгы турында сөйли башладылар. Шуны тыңлап утырганда хатынның әнисе - әби сөйләгәннәр искә төште.
Бу хәл сугыш чорында Әлмәт районының Кызыл Игенче авылында була. Ул вакытларда барлык колхозлар да киндер чәчәләр иде. Шулай бер көнне колхозчы хатыннар кырдан киндер йолкып кайтканда, колхозларны тикшереп йөрүче вәкил боларны туктатып, тенти башлый һәм Разия ападан бер уч орлык табып ала. Шунда ук вәкил Разия апаны алып китәргә дип, сарык фермасына ияртеп бара һәм сарайга бикләп куя. Ул чорда колхоз рәисе минем булачак бабай була. Кырда булгандыр инде, кайткач, сарайны ачтыра да Разия ападан ни өчен ябылганын сорый. "Балаларыма бәрәңгегә кушып төеп ашатырмын дип, бер уч киндер орлыгы алган идем", - дип җавап бирә. Шуннан соң рәис Талыйп абый тиз генә халыкны җыярга куша. Разия апаның 6 баласын да китерәләр. Шуларны бер рәткә тезеп бастыралар. Барысы да ялангач, яланаяк. Рәис вәкилгә әйтә: "Башта менә бу алты баланы утыртырга кирәк. Әниләрен алып китсәң, алар кемгә кала? Әтиләре сугышта, әниләреннән башка берәүгә дә кирәкми бит бу балалар". Шуннан вәкил бер халыкка, бер балаларга озак кына карап торган да аты янына китеп барган...
"Менә сез котылдыгыз, вәкил кирәк урынга җиткерсә, мине алып китәрләр инде", - дип, авыр көрсенеп куйды ди Талыйп абый. Шуннан соң кайчан килеп, алып китәрләр микән дип куркып, өч-дүрт көн йокы күрмәдек, дип сөйләгән иде әби.
Әхмәтҗан ХӘЙДӘРОВ.
Кодаш авылы.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
19 гыйнвар 2021 - 19:47“Бөгелмә Сервис” компаниясе тарафыннан шәһәрне кардан чистарту эшләре тәүлек әйләнәсе оештырылган Шәһәр мэры ишегалларындагы кар яву нәтиҗәләрен вакытында бетерергә, кирәк булганда, административ-техник инспекцияне җәлеп итәргә кушты.3800
-
19 гыйнвар 2021 - 18:09Татарстанлылар авыл ипотекасы буенча түләү өчен Ана капиталын куллана алалар Авыл ипотекасы буенча кредитның максималь суммасы 3 млн. сум тәшкил итә.2900
-
19 гыйнвар 2021 - 17:28Бөгелмә муниципаль районына 190 доза вакцина кайтты Бөгелмәлеләр яңа коронавирус инфекциясеннән вакцина ясаталар инде.4300
-
19 гыйнвар 2021 - 15:41Бөгелмәдә җылылык энергиясенә тариф күләме Җылылык энергиясе: еш бирелә торган сорауларга җаваплар6100
-
19 гыйнвар 2021 - 15:04Татарстан стал лидером по решению проблем обманутых дольщиков При поддержке Президента Татарстана в республике за прошлый год восстановлены права почти 400 дольщиков.3200
-
18 гыйнвар 2021 - 10:05“Бөгелмә-Сервис” ҖЧҖ директоры шәһәрдә юлларның ничек чистартылуы турында сөйләде
-
13 гыйнвар 2021 - 15:22Бөгелмә җылылык челтәрләре предприятиесе директоры җылыту өчен түләүләрне үстерү мәсьәләсе буенча аңлатмалар бирде
-
13 гыйнвар 2021 - 09:35Бөгелмә муниципаль район башлыгы прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
-
19 гыйнвар 2021 - 11:01Бөгелмәдә Татарстан Республикасында Туган тел һәм халык бердәмлеге елына багышланган картиналар күргәзмәсен ачтыларКартиналарны тәкъдир иткәннән соң, студентлар һәм педагоглар өчен Рөстәм Хәбировтан мастер-класс оештырылды.10200
-
18 гыйнвар 2021 - 11:09“Бөгелмә-Сервис” ҖЧҖ директоры шәһәрдә юлларның ничек чистартылуы турында сөйләде (ВИДЕО) Предприятиедә тәүлек буе эшли торган диспетчерлык хезмәте эшли. Сораулар, искәрмәләр һәм тәкъдимнәр 7-03-04 телефоны буенча кабул ителә.16600
-
18 гыйнвар 2021 - 08:41Инфекционист крещение коенуы вакытында коронавирус йоктыру куркынычын бәяләде Салкын суга чумганда бъленеп чыккан адреналин иммунитетны стимуллаштыра.12000
-
18 гыйнвар 2021 - 11:36Бөгелмәдә 2 яңа COVID-19 очрагы терккәлгән Татарстанда COVID-19 белән тагын 95 кеше авырган.11500
-
18 гыйнвар 2021 - 15:34Бөгелмә татар гимназиясе укучылары Һади Такташның тормышы һәм иҗаты белән таныштылар «Балкыш» клубының беренче чарасы узды, анда Һади Атласи исемендәге 14нче татар гимназиясе укучылары катнашты.10700
-
18 гыйнвар 2021 - 19:42Элвин Грей Кол Шәриф мәчетендә сөйгән кызы Инзиләгә тәкъдим ясаган Җырчы «Инстаграм»да никахлашу вакытында төшкән фотографияләр куелган постны урнаштырган.10500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Бэгэлмэ авазы ("Голос Бугульмы")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47521 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: и.о. руководителя филиала АО "Татмедиа" РГ "Бугульма авазы" -
главного редактора Панина Наталья Леонидовна
Адрес редакции: 423234, РТ, г. Бугульма, ул. Гафиатуллина, д. 17
Телефон редакции: 8 (85594) 4-83-30
Рекламная служба: 8-904-667-39-06, bugulreklama@mail.ru
Для сообщений о фактах коррупции: lai-ru@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика