Бөгелмә авазы

Читәннең бу ягында

Элек безнең якларда татар авылларының барысы да читән белән әйләндереп алынган була иде. Икмәк басуларына маллар чыкмасын өчен эшләнә иде бу. Һәрвакыт читәннең йөз ягын авыл ягында калдырырга тырыштылар, чөнки ул ягы матуррак килеп чыга.

Сугыштан соңгы еллар. Яңа Писмән районының, хәзер Лениногорск районы, Зәй-Каратай авылында СССР Верховный Советына депутатлыкка кандидат күрсәтү җыелышы бара. Җыелыш бик эшлекле үтә. Кандидатка колхоз рәисе Хафизовны тәкъдим итәләр. Җыелышка кил­гән район вәкилләре болар­ның читәненә хәтле бәй­ләнә башлый. Дөрес үрмәгәнсез, янәсе. Менә сүз сорап, залдан Нури­әхмәт абзый торып баса. "Җәмәгать, болай булса, эшләр зурга китә бит. Туң җиргә казык кагып, читән үрү бик җиңел эш түгел. Әйдәгез, барыбыз да Хафизовны яклап тавышларыбызны бирик. Ул бит безнең авылныкы, читәннең бу ягында тора", - дип, халыкны тынычландыра.

Интекмәс идек

Белгәнегезчә, элек - сугыш арты елларында ашлык сугу техникасы юк та юк иде инде. Икмәкне чабагач белән сугалар. Чабагачны хәтерләгәннәр белә, ул - кулга тотарга бик ипле 3-4 метр озынлыгындагы саплык. Аның башына каеш белән 1 метр чамасы озынлыктагы тәпәч-таяк беркетелә.

Көлтәләрне җиргә салып, озын рәтләргә тезәләр дә, халык тезелеп басып, көлтәләрне чабагач белән тукмап, бөртекләрне коялар. Көн дә шул бер эш - чабагач болгау. Каешлары өзелүдән кешеләр бик интегә иде.

Реклама

Халыкта шул вакытта бер мәзәк йөри иде. Муллалар көн буе аштан ашка чабалар. Кайвакытта көнгә 10ар ашка өлгерәләр. Корсаклары ничек чыдый микән аларның?

Чабагач каешы өзел­гәч, берәү менә шушы мәзәкне исенә төшергән дә көлеп җибәргән һәм: "Их, шуны муллалар корсагы каешыннан ясарга иде", - дип әйтеп куйган.

Әхмәтҗан ХӘЙДӘРОВ.
Кодаш авылы.

Теги: тормыш
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: