Бөгелмә авазы

Чиратта торганда уйланулар

"Нефтеавтоматика" рай­­­­онында яшәүчеләр ком­­­муналь хезмәтләргә тү­ләүләрне 11 нче почта бүлегендә түлиләр. Монда һәрвакыт чират була, чөнки район зур, җитмәсә, почта бүлеге дә кысан гына бүлмәдә урнашканга, ни утырып, ни басып торырга урын җитми. Шуңа күрә халык, ишекләр ачылганчы ук урамда чират алып, көтеп тора. Шулай бер көнне мин дә урамда...

"Нефтеавтоматика" рай­­­­онында яшәүчеләр ком­­­муналь хезмәтләргә тү­ләүләрне 11 нче почта бүлегендә түлиләр. Монда һәрвакыт чират була, чөнки район зур, җитмәсә, почта бүлеге дә кысан гына бүлмәдә урнашканга, ни утырып, ни басып торырга урын җитми. Шуңа күрә халык, ишекләр ачылганчы ук урамда чират алып, көтеп тора.

Шулай бер көнне мин дә урамда ук чират алдым. Анда бит барысы да күз алдында: кем артыннан кем басканы да, ничә кеше барлыгы да. Менә оялчан гына бер үсмер егет басып тора, мәктәп укучысына охшаган. Бик озак торды ул, нигәдер чират та алмады. Почта бүлегенә кереп баскач, миннән алда торучы ханым түзмәде, тәкъдим ясады: "Үскәнем, күптән басып торасың, кер минем алга", - диде ул аңа. Егетебез бик тәрбияле булып чыкты: "Кешеләрдән яхшы түгел", - дип җавап бирде. Көчләп күндергәч кенә, рәхмәт әйтеп, риза булды (ә без, җәмәгать, яшьләребезне әдәпсезлектә гаепләргә генә торабыз. Барысы да бер калыптан түгел икән, ләбаса).

Бу күренеш бер карашка бик үк зур әһәмияткә дә ия түгелдер кебек, әмма әлеге минутта чиратта торучы бар халыкның ягымлы күз карашы егеткә юнәлгән иде. Ә мин исә шушы үсмер егет өчен горурланып, менә нинди яшьләребез үсә икән бит дип, уйлап куйдым.

Мөбәширә
ШӘРӘФЕТДИНОВА.
Бөгелмә шәһәре.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: