Бөгелмә авазы

“Кайтыйм инде, Габдулла”

Сугыштан соңгы чорлар. Корбан бәйрәме көне. Гает намазына барырга җыенабыз. Олыларга ияреп, без - малайлар да бара идек. Югары оч халкы бүгенге кибет урынында җыела торган булды. Муллалыкны ул вакытта Ногман абый алып барды. Өе дә шунда гына. Халык җыелган җиргә чыкты да сорау бирде: "Җәмәгать, нишлибез, Гаеткә барабызмы, юкмы?...

Сугыштан соңгы чорлар. Корбан бәйрәме көне. Гает намазына барырга җыенабыз. Олыларга ияреп, без - малайлар да бара идек. Югары оч халкы бүгенге кибет урынында җыела торган булды. Муллалыкны ул вакытта Ногман абый алып барды. Өе дә шунда гына. Халык җыелган җиргә чыкты да сорау бирде: "Җәмәгать, нишлибез, Гаеткә барабызмы, юкмы? Чөнки, үзегез дә беләсез, бармас­­­­ка һәм тәкбир әйтмәскә дип, бик каты кисәттеләр бит". Ә безнең авылда бәйрәм көнендә 40 адым киткән саен тәкбир әйтү гадәткә кергән иде. Шуңа күрә халык дәррәү җавап бирде: "Барабыз! Тәкбир әйтәбез!" Барысы да, Аллаһка тапшырдык дип, тезелеп бастылар да Ногман абый тәкбирне башлап җибәрде. Мулла һәрвакыттагыча алдагы рәттә бара. Гает укый торган җир бик ерак, хуҗасыз, койма белән әйләндереп алынган бер урын иде.

Бәйрәмнең икенче көнендә идарәдә карау­чы булып эшләгән Мәгъмүрә: "Сине Габдулла абый идарәгә чакыра", - дип, Ногман абыйларга килеп тә җиткән. Ә Габдулла абый ул чакта партком секретаре иде. Ногман абый идарәгә барып керү белән сорау алу башла-
на:
- Кем беренче булып тәкбир әйтә башлады?
- Мин.
Шушы кыска әңгәмәдән соң болар сөйләшмичә озак кына утыралар. Түземлеге беткән Ногман абый: "Габдулла, мин кайтыйм инде?" - дип сорый. Нишләсен инде Габдулла абый: "Ярар, бар кайт", - дип, аны кайтарып җибәргән.

Сүз соңында. Габдулла абый Карабаштан Кодашка килеп торды. Мәктәп директоры булып эшләде. Әтисен мулла булган дип сөйлиләр иде. Барысы да мәрхүмнәр инде, урыннары җәннәттә булсын.

Әхмәтҗан ХӘЙДӘРОВ,
хезмәт ветераны.
Кодаш авылы.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: