Бөгелмә авазы

“Гөнаһы – миңа, акчасы – сезгә”

Без бит үзебездән һәм бер-беребездән җиңелчә генә көләргә яратабыз. Бәләбәйдән ерак түгел бер чуваш авылында ике агай-эне сөйләшәләр ди: - Фан Фаныч, ты, коворят, в Париже пыл? Талеко это? - Пыл, пыл, это пять тысяч верст от Пелепея. - Пять тысяч верст от Пелепея?! Какая глушь. Шушы логикадан чыгып фикер...

Без бит үзебездән һәм бер-беребездән җиңелчә генә көләргә яратабыз. Бәләбәйдән ерак түгел бер чуваш авылында ике агай-эне сөйләшәләр ди:
- Фан Фаныч, ты, коворят, в Париже пыл? Талеко это?
- Пыл, пыл, это пять тысяч верст от Пелепея.
- Пять тысяч верст от Пелепея?! Какая глушь.

Шушы логикадан чыгып фикер йөртсәң, минем туган авылым дөньяның иң уртасында: Уфага, Бирскига, Бүздәккә - 80шәр чакрым, Бакалыга - 90, Дүртөйлегә, Бәләбәйгә - 110 чакрым. Заманында В.Маяковский да Краснодар турында: "Это - не собачья глушь, а собачкина столица", - дигән бит.

Безнең "дөнья урта­сында"гы авылда тормыш һәрвакыт шаулап-гөрләп торган. Герман сугышы башланганда әтәйгә 15 яшь булган. Абыйсын сугышка алалар, әтәенә 64 яшь, гаилә тулы кызлар. Аларны туйдырырга кирәк бит. Безнең авыл ирләре, 20-40 атлы кеше җыелышып, йөк ташу белән шөгыльләнгәннәр. Җыелгач, артель башлыгы сайлыйлар. Күп вакытта ул вазифаны Рәхим солдат башкарган. Чөнки ул, азмы-күпме, русча да белгән, телгә дә оста булган.

Болар беренче тукталышны Топорнино (хәзерге Кушнаренко) приста­ненда ясаганнар. Анда сәүдәгәрләр көздән җыйган икмәкне паро­­­­ход белән җибәреп өл­гер­­­мәгәндә, шуны атлар белән кирәк урынга озата торган булганнар. Топорнинодан Уфага, Стәрлетамакка, Сарапулга һәм башка шундый якын һәм ерак араларга ат чапканнар.

Бервакытны Стәрле­тамакта бер татар бае Уфага крендельләрне бер потын 8 тиеннән илтергә тәкъдим итә, ә бер рус сәүдәгәре: "Дуңгыз итен 12 тиеннән илтегез", - ди. Динле агайлар каршы чыгалар: "Гөнаһ бит бу". Рәхим солдат торып баса да: "Бөтенегезнең гөнаһысын үземә алам, акчасы үзегезгә булыр. Дуңгыз ите төйибез", - дип команда бирә дә олау, йөкне төяп, Уфага ычкына.

Ришат ГӘРӘЕВ,
хезмәт ветераны.
Бөгелмә шәһәре.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: