Яшәү фәлсәфәсе
Күләгәңнән өркеп яшәмә син, Шөлләгәндәй куян бүредән. Әмма курку кирәк картлыгыңны Күрәлмичә генә үлүдән. * * * Күзгә карап, гайбәт сата (Кемдер шуңа ышана). Бер сәгать элек әйткәнен "Әйтмәдем!" - дип, шыр тана. * * * Иномаркаларда элдертәбез, Беркем белми "юллар газабын". Күрер күзгә күркәм, ә шулай да Сагындыра атлар...
Күләгәңнән өркеп яшәмә син,
Шөлләгәндәй куян бүредән.
Әмма курку кирәк картлыгыңны
Күрәлмичә генә үлүдән.
* * *
Күзгә карап, гайбәт сата
(Кемдер шуңа ышана).
Бер сәгать элек әйткәнен
"Әйтмәдем!" - дип, шыр тана.
* * *
Иномаркаларда элдертәбез,
Беркем белми "юллар газабын".
Күрер күзгә күркәм, ә шулай да
Сагындыра атлар заманы...
* * *
Мал-мөлкәтем булсын сиңа,
Үзеңнеке ит син барын да.
Кирәк икән, шәрә калдыр,
Ирегемә берүк кагылма!
"Рубин" - юанычым
"Рубин" - минем юанычым,
Яшим аңа баш иеп.
Теләк телим: "Бердыевка
Озын гомер бир!" - диеп.
Киңәш
(Бер әтигә)
Кызың өчен мәсьәләне
Син чишәсең хәзердән,
Имтихан тотасың булыр -
Хәзердән үк әзерлән.
Тормыш сукмагына аяк басучыларга
Ямьсез әйбер ясама,
Хәрәм ризык ашама.
Сөйгәнеңне ташлама,
Яратмасаң, башлама.
***
Тозсыз сүзне сөйләмә,
Тискәрене көйләмә.
Кеше җирен биләмә,
Онсыз иләк иләмә.
***
Чибәрләргә ышанма,
Котсызга күзең салма.
Ялкынга якын барма,
Дустыңны һәрчак барла.
* * *
Өммәтеңне яшермә,
Кеше эшен тикшермә.
Дорфалык һәрчак оят,
Телеңдә булсын аять.
* * *
Малга комсыз карама,
Дошман кертмә арага.
Тоз сипмә син ярага,
"Бу - ак!" - димә карага.
* * *
Таптым диеп сөенмә,
Югалтканга көенмә.
Шөкрана итә бел
Булганына өеңдә.
* * *
Карга оясын
Тирәк бизәмәс.
Акыл иясе
Буш сүз сөйләмәс.
Ягсуп МОРТАЗИН.
Бөгелмә шәһәре.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз