Бөгелмә авазы

Укучыларның рус әдәбияты дәресләрендә язган иншаларыннан

1. Җәй көне без походка төн кунарга бардык һәм үзебез белән иң кирәкле әйберләрне генә алдык: бәрәңге, палатка белән Мария Ивановнаны. 2. М.Ю. Лермонтов Кавказда үлгән, тик аны яратканы өчен түгел инде. 3. Ишегалдына ике ат килеп керде, алар Тарас Бульбаның уллары иде. 4. Онегинга Байрон ошаган, шуңа күрә ул...

1. Җәй көне без походка төн кунарга бардык һәм үзебез белән иң кирәкле әйберләрне генә алдык: бәрәңге, палатка белән Мария Ивановнаны.
2. М.Ю. Лермонтов Кавказда үлгән, тик аны яратканы өчен түгел инде.
3. Ишегалдына ике ат килеп керде, алар Тарас Бульбаның уллары иде.
4. Онегинга Байрон ошаган, шуңа күрә ул аны карават башына асып куйган.
5. Онегинның күңелендә авыр булганга, ул Татьяна янына җиңеләергә килгән.
6. Лермонтов авылда әбисендә туган, ул вакытта әти-әнисе Петербургта яшәгән.
7. Мескен Лиза чәчәкләрне өзгән һәм әнисен ашаткан.
8. Чацкийның әтисе бала чагында үлгән.
9. Ростовларның өч кызы: Наташа, Соня һәм Николай булган.
10. Онегин бай кеше булган, иртән бәдрәфтә утырган, аннан соң циркка барган.
11. Тургеневны аталары да, балалары да канәгатьләндермәгән.
12. Ольга кебек кызлар Онегинны туйдырып бетергән һәм Пушкинны да.
13. Михаил Юрьевич Лермонтов белән мин балалар бакчасында таныштым.
14. Герасим дүрт кеше өчен ашаса да, берүзе эшләгән.
15. Герасим, Татьянаны ташлап, Мумуга бәйләнгән.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА әзерләде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: