Бөгелмә авазы

Төштәге төш

Бар нәрсәгә фәлсәфи күзлектән карый торган хезмәттәшемә төш сөйлим имеш: - Төшемдә берәүгә үлеп гашыйк булдым. Бер машинага утырып су коенырга бардык. Тик ул суга керде дә югалды. Юк, батып үлмәде, шул рәвешле миннән качып китте. Хезмәттәшем миңа бик сынап карап торды да: - Чыннан да син гашыйк булырлык, сиңа...

Бар нәрсәгә фәлсәфи күзлектән карый торган хезмәттәшемә төш сөйлим имеш:

- Төшемдә берәүгә үлеп гашыйк булдым. Бер машинага утырып су коенырга бардык. Тик ул суга керде дә югалды. Юк, батып үлмәде, шул рәвешле миннән качып китте.

Хезмәттәшем миңа бик сынап карап торды да:

- Чыннан да син гашыйк булырлык, сиңа лаеклы кеше идеме соң үзе? - дип сорады.

- Кем белгән инде анысын. Тинчурин әйткәндәй: "Синең төсле, минем төсле бер бозау иде инде" шунда...

Үпкәләде хезмәттәшем. Төштә. 2002 ел.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: