Тот бишекне!
Институтны тәмамлап, Минзәлә районына эшкә килеп урнашкан чор. Озакламый беренче балабыз да туды. Бер генә уңайлыклары да булмаган авыл өендә яшь бала белән яшәп ятабыз. Мәктәптә мине алыштырырга укытучы юк. Шуңа күрә декрет ялында да булмадым, эшкә чыгарга туры килде. Ярый әле күршедәге Нурлыһадә апа (урыны җәннәттә булсын) баланы карарга...
Институтны тәмамлап, Минзәлә районына эшкә килеп урнашкан чор. Озакламый беренче балабыз да туды. Бер генә уңайлыклары да булмаган авыл өендә яшь бала белән яшәп ятабыз. Мәктәптә мине алыштырырга укытучы юк. Шуңа күрә декрет ялында да булмадым, эшкә чыгарга туры килде. Ярый әле күршедәге Нурлыһадә апа (урыны җәннәттә булсын) баланы карарга риза булды. Иртән-иртүк мин - баланы, ирем бишекне күтәреп керәбез аларга, аннары тизрәк мәктәпкә йөгерәбез.
Дөньябыз бик тә мәшәкатьле һәм кызыклыга әйләнде. Шуңа күрәдер, үземнең комсомол икәнлегемне дә онытып җибәргәнмен бит. Учет карточкасын Минзәләнең комсомол комитетына тапшырганымны да хәтерләмим.
Шулай бер кичне авылның комсомол секретаре мине чакыра. Ә миндә аның кайгысы юк, бармадым. Берничә көннән үзе өйгә килгән.
- Нигә взносыңны түләмисең? Нигә җыелышларга йөрмисең? - дип, тетә генә бит бу мине.
- Взносымны озакламый кызым түли башлар. Нинди җыелыш кайгысы булсын миндә. Комсомолдан чыгарыгыз, мин каршы түгел, минем анда йөрергә вакытым юк, - диюгә, ул тагын да тавышын күтәрә төште:
- Җыелышка йөрим дигән кеше бала белән дә йөри.
- Шулаймыни? Ярар, хәзер, - дидем дә өйдән бишекне җилтерәтеп алып чыктым. - Тот бишекне, баланы хәзер алып чыгам.
Шул сүзләрне әйтүгә, комсомол җитәкчесе чыгып ук йөгерде. Шулай итеп, мин комсомолдан төшеп калдым.
Мөбәширә ШӘРӘФЕТДИНОВА.
Бөгелмә шәһәре.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
21 гыйнвар 2021 - 17:16Бөгелмәдә узган ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы полиция хезмәткәрләрен бүләкләделәр Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлегендә ел эчендә башкарылган эшләргә йомгак ясалды.5900
-
21 гыйнвар 2021 - 15:34Бөгелмәлене ике тапкыр кредит рәсмиләштерергә, акчасын алып, төрле счетларга җибәрергә ышандырганнар Хатын-кызга телефон аша аңлатканча, алдагы көнне картадан акча урларга маташкан мошенниклар аның счетларын башка банклардан эзләячәк, шуңа күрә ул акчаларны алардан яшерергә кирәк икән.7300
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.5100
-
21 гыйнвар 2021 - 14:07101 яшьлек бөгелмәлене котладылар Александра Никифоровна «Германияне җиңгән өчен» медале, «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены медале белән бүләкләнгән.5300
-
21 гыйнвар 2021 - 13:41ТР ЗАГС идарәсе: Татарстан туучылар саны буенча Идел буе федераль округында алда бара Республикада Идел буенда төбәгендә 1000 кешегә иң аз үлү теркәлүе.3400
-
21 гыйнвар 2021 - 10:09Бөгелмәгә эшлекле визит белән ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдерахманов килде.
-
18 гыйнвар 2021 - 10:05“Бөгелмә-Сервис” ҖЧҖ директоры шәһәрдә юлларның ничек чистартылуы турында сөйләде
-
13 гыйнвар 2021 - 15:22Бөгелмә җылылык челтәрләре предприятиесе директоры җылыту өчен түләүләрне үстерү мәсьәләсе буенча аңлатмалар бирде
-
21 гыйнвар 2021 - 11:02Бөгелмәгә эшлекле визит белән ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдерахманов килдеЛенар Габдерахманов шәхсән 21нче “Энҗе” балалар бакчасы һәм 10нчы мәктәп янында эшләрнең үтәлешен тикшерде. Шулай ук Гоголь–Совет урамнары кисешкән чатны карады, биредә юл читләренә киртәләр куелып, светофор объекты урнаштырылган.9300
-
19 гыйнвар 2021 - 11:01Бөгелмәдә Татарстан Республикасында Туган тел һәм халык бердәмлеге елына багышланган картиналар күргәзмәсен ачтылар Картиналарны тәкъдир иткәннән соң, студентлар һәм педагоглар өчен Рөстәм Хәбировтан мастер-класс оештырылды.21300
-
20 гыйнвар 2021 - 11:52Бөгелмәле Радмир Әхмәтов «Ворлдскиллс» чемпионатының төбәк этабында өченче урынны алды Чара «Су технологияләре» компетенциясе буенча узды.16400
-
19 гыйнвар 2021 - 09:39Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле Бөгелмә районы халкына бик нык өшегәндә нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләде ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре белән очрашу Зеленая Роща китапханәсе ярдәмендә узды.13400
-
19 гыйнвар 2021 - 19:47“Бөгелмә Сервис” компаниясе тарафыннан шәһәрне кардан чистарту эшләре тәүлек әйләнәсе оештырылган Шәһәр мэры ишегалларындагы кар яву нәтиҗәләрен вакытында бетерергә, кирәк булганда, административ-техник инспекцияне җәлеп итәргә кушты.13200
-
19 гыйнвар 2021 - 13:23Бөгелмәдә эшмәкәрләр өчен бердәм Ачык ишекләр көне узачак Чаралар 20 гыйнварда 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр алдан язылу буенча планлаштырылган.11600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Бэгэлмэ авазы ("Голос Бугульмы")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47521 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: и.о. руководителя филиала АО "Татмедиа" РГ "Бугульма авазы" -
главного редактора Панина Наталья Леонидовна
Адрес редакции: 423234, РТ, г. Бугульма, ул. Гафиатуллина, д. 17
Телефон редакции: 8 (85594) 4-83-30
Рекламная служба: 8-904-667-39-06, bugulreklama@mail.ru
Для сообщений о фактах коррупции: lai-ru@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика