Бөгелмә авазы

Тормышның үзеннән

Нәфес Кеше нәфесен уйната - Буласы килә миллионер. Булып алгач миллионер, Буласы килә миллиардер! Нигә уйлап карамаска: Кайда нәрсәнең чиге?.. Кирәктән артык байлыкның Булыр микән игелеге?! Бу сүзләр кагыладыр Безнең зур түрәләргә. Бу хәлләрне истә тотсак, Урын бар үпкәләргә... Әнәс НАЗЫЙМОВ. Телефон кыйссасы Күптән түгел булды бу хәл. Якшәмбе көн...

Нәфес
Кеше нәфесен уйната -
Буласы килә миллионер.
Булып алгач миллионер,
Буласы килә миллиардер!
Нигә уйлап карамаска:
Кайда нәрсәнең чиге?..
Кирәктән артык байлыкның
Булыр микән игелеге?!
Бу сүзләр кагыладыр
Безнең зур түрәләргә.
Бу хәлләрне истә тотсак,
Урын бар үпкәләргә...

Әнәс НАЗЫЙМОВ.

Телефон кыйссасы

Реклама

Күптән түгел булды бу хәл. Якшәмбе көн иде бугай, кече улым белән базар кибетләренә йөрергә чыктык. Телефоным шылтырый башлагач, караган идем, таныш булмаган номер күрсәтә. Эндәштем инде: "Алло, кем бу?"
- Альфия апа, это вам звонят с "Тандем"а, - ди бер тавыш. - Тут мы телефон нашли, там ваш номер, может родственники оставили случайно у нас?"
Үземнең Казанда түгел, ә Бөгелмәдә яшәвемне аңлаттым ул кызга һәм башкалада яшәүче туганнарыма шылтыратып, телефон иясен табачагымны әйттем.

Хәлне улыма аңлаткан идем, ул шунда ук икетуганнары белән элемтәгә керде дә кемнең "Тандем"да телефон калдыруын белешергә кушты. Кичкә таба өйгә кайткан гына идек, тагын телефон шылтырый. Тапканнар, барып алганнар. Апамның олы кызы югалткан булган икән.

Менә бүген шул турыда искә төшердем дә уйлап куйдым әле, җәмәгать: без юкка гына да гел кешеләрне сүгәргә, замананы тетәргә яратабыз. Ә бит бар тирәбездә яхшы кешеләр. Тапкан да кесәсенә салып куймаган, телефонның иясен эзләү чарасын күргән мәрхәмәтле зат. Шушы хәерле гамәленең әҗер-саваплары бу кызга артыгы белән әйләнеп кайтыр, иншаллаһ.
Әлфия ЗАРИПОВА.
Бөгелмә шәһәре.



Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: