Бөгелмә авазы

Тормышның үзеннән

"Гадел" бүлешү СССР заманы әле. Шулай эшкә җыелгач, сөйләшеп утырабыз. Октябрь бәйрәмнәре якынлашкан көннәр иде, премияләр булыр микән, кемнәргә тәтер икән дибез. Арабызда бик матур татарча сөйләшә торган Семен атлы бер тракторчы бар. Бу әйтә: "Була, була. Безнең колхозда биргәннәр инде. Алдынгы терлек караучы белән савымчыга районнан мотоцикл белән телевизор...

"Гадел" бүлешү
СССР заманы әле. Шулай эшкә җыелгач, сөйләшеп утырабыз. Октябрь бәйрәмнәре якынлашкан көннәр иде, премияләр булыр микән, кемнәргә тәтер икән дибез. Арабызда бик матур татарча сөйләшә торган Семен атлы бер тракторчы бар. Бу әйтә: "Була, була. Безнең колхозда биргәннәр инде. Алдынгы терлек караучы белән савымчыга районнан мотоцикл белән телевизор биргәннәр". Идарә утырышында бүләкләрне бүләләр икән. Колхоз рәисе: "Минем хатын беркайда да эшләми, гел өйдә утыра, ямансу аңа. Шуңа күрә телевизор аңа тиешле. Утырсын шунда ящикка карап", - дигән. Аңа агроном кушылган: "Минем малай укырга күрше авылга җәяү йөри. Мотоцикл аңа кирәгрәк".
Ферма мөдире Габдрахман абый: "Ә савымчы Сәкинә белән дуңгыз караучы Фатыймага нәрсә бирәбез соң?" - дип сорый. Рәиснең җавабы кыска һәм кискен була: "Фатыйма белән Сәкинәгә дуңгыз баласы да ярый!"

Дөнья бетү чигерелә
Бөгелмә базарының капка төбендә машиналар артында күптәнге танышым белән сөйләшеп торабыз. Безнең татарча сөйләшкәнне ишетепме, базардан авыр сумкалар күтәргән бер кеше чыккач, безнең янга туктады. Бераз хәл алгач, ул да безгә кушылды. "Менә, туганнар, 2012 елның ахырында дөнья бетә икән дигән хәбәрне ишеткәч, ел башында ук, кешечә яшәп калыйм әле дип, күп кенә кредитлар алган идем. Әле тагын ишеттем, дөнья бетүне чигергәннәр икән бит. Әллә соң депутатлар менә шулай халыкны алдап, дөнья болгатып ята инде?" - дип сукрана-сукрана, авыр сумкаларын күтәреп китеп барды.

"Миңа калмагандыр инде"
Элекке әби-бабайлар күк капусы ачылганда нинди теләк теләсәң, шул кабул була ди торганнар иде.
Шулай күк капусы ачылачагын ишетеп, бер авыл бае теләген теләргә капка төбенә чыгып баскан, ди. Бу турыда ишеткән күршедәге ярлы да чыга. Күк инде яктыра башлый. Ярлы, бай нәрсә теләр икән, мин дә шуны теләр идем дип уйлап, байны тыңларга була. Бай кычкырып теләкләрен әйтә башлый: "Я, Раббым, минем күпме байлыгым бар, тагын шуның кадәр байлык бир". Ярлы моны тыңлап-тыңлап тора да: "И, бай шулхәтле күп теләгәч, миңа калмагандыр инде, ярар соң, байлар баесын", - дип, тыныч кына өенә кереп китә.
Менә, җәмәгать, Яңа елга кергәндә әгәр бездән: "Нинди теләкләрегез бар?" - дип сорасалар, теге байның ярлы күршесе кебек: "Әйдә, ЖКХлар, газчылар, электриклар баесыннар", - дияргә калыр, мөгаен. Ә үзебездән: "Алар баеган саен хәерчелеккә төшәргә генә инде", - дип өстәсәк тә була.
Әхмәтҗан ХӘЙДӘРОВ.
Кодаш авылы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: