Бөгелмә авазы

Сүзләрнең дә була төрлесе

Кечкенәдән үк шул исемдә калган, әниебез бер генә дә әтигә исеме белән дәшмәде, "син", "сиңа әйтәм" дип әй­тер иде. "Әни, син ни­гә әтигә исеме белән эндәшмисең?" - дигән соравыма: "Дин кушмый", - дип әйткән кебек исемдә калган. Ә әтиебезнең әнигә ничек эндәшкәнен хәзер аңлатам. Мин килен булып төшкәч, бианам белән...

Кечкенәдән үк шул исемдә калган, әниебез бер генә дә әтигә исеме белән дәшмәде, "син", "сиңа әйтәм" дип әй­тер иде. "Әни, син ни­гә әтигә исеме белән эндәшмисең?" - дигән соравыма: "Дин кушмый", - дип әйткән кебек исемдә калган.

Ә әтиебезнең әнигә ничек эндәшкәнен хәзер аңлатам. Мин килен булып төшкәч, бианам белән биатам безнекеләргә кунак булып бардылар. Кайткач, биатай әйтә: "Кунакта бик ошады, авылыгыз да бик матур икән, - ди. - Тик коданың кодагыйга эндәшүе генә ошамады. Нигә ул аңа кортка дип әйтә, бик ямьсез сүз бит". Миңа аңлатырга туры килде. "Нинди ямьсез сүз булсын. Безнең якта өлкән хатын-кызларны шулай атыйлар", - дидем. Биатай әйтә: "Мин бит коданың ул сүзен "корткыч" дип аңладым".

Безнең Минзәлә ягында, гадәттә, әдәби телдә сөйләшәләр. Ә менә мин килен булып төшкән Алабуга тирәлегендә җирле сөйләмдәге күп сүзләрне башта аңламый идем. Мәсәлән, "пеләчә" сүзенең нидән килеп чыкканын һич аңларлык түгел. Учактан утлы күмер алу өчен кулланыла торган соскыны биредә шулай атыйлар.

Мөбәширә ШӘРӘФЕТДИНОВА.
Бөгелмә шәһәре.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: