Бөгелмә авазы

Телеңне тыя беләсеңме?

Хатын-кызлар, ничек тә ир-егетләргә ошарга теләп, тәнгә сыланып торган кием кия, йөздәге җыерчыкларны бетерергә тырыша. Тик юкка гына! Бөтенроссия халык фикерен өйрәнү үзәге сораштыруларыннан күренүенчә, ир-егетләр, иң беренче чиратта, хатын-кызның акылына игътибар итә. Бу – тормышта иң кирәкле сыйфат, диләр

Гаилә учагының җылылыгы хатын-кызга бәйле булуы барыбызга да билгеле, дип раслый психологлар да. Ир-егетләрнең акыл турында сүз кузгатуы очраклы гына түгел. Бу көчле затларга хас булган горурлык хисенә бәйле. Алар өчен гаиләдә, мөнәсәбәтләрдә һәрчак өстен булу мөһим. Сүзгә сүз ялганып, тәмам ызгышу чигенә барып җитүдән саклану өчен, дәшми калырга өйрәнергә кирәк. Аның каравы, ирегез алдында акыллы булып күренәчәксез. Психологларның кайбер киңәшләренә игътибар итсәгез, бәлки, катлаулы хәлдә алар сезгә ярдәмгә килер.

1. Яраткан кешегезгә каршы көрәшмәгез. 
Ирегезне җиңәр өчен аны гел кимсетеп, түбәнсетеп торсагыз, үзегезне өстенрәк куярга тырышсагыз, мөнәсәбәтләрегез беркайчан да яхшыга китермәячәк. Әгәр гаиләдә тынычлык юк икән, димәк, ике якта да гаеп барлыгын истән чыгармагыз.

2. Сөйләшү рәвешенә игътибар итегез. 
Нинди генә хәл килеп чыкса да, бер-берегезгә ышанычны югалту турында сүз алып бармагыз. Югыйсә, сөйләшү һаман да шул кимчелекләрне төртеп күрсәтүгә кайтып калачак. Үпкәләгәнсез икән, күбрәк үз кичерешләрегез, уй-фикерләрегез турында җиткерегез.

3. Тыңларга өйрәнегез.
Бер генә мәртәбә булса да ирегезне бүлдермичә, ахырына кадәр тыңлап бетерегез. Сез сөеклегезне ишетергә әзерме? Бу сабырлык таләп итә, әлбәттә. Әйткәләшергә түгел, ә бер-берегезне аңларга өйрәнегез.

4. Ач карынга сөйләшмиләр.
Белгечләр әйтүенчә, сөйләшүнең вакытын да дөрес сайларга кирәк. Ирегез эштән кайтып керүгә, арыган чакта, ач карынга башланган әңгәмә яхшы тәмамланмаячак. Кичке ашны ашаганнан соң, йокы алдыннан, яки иртән иртүк сөйләшү хәерлерәк. Статистика мәгъ­лүматларына караганда, ир белән хатын арасындагы низагларның күбесе кич эштән кайткач килеп чыга. Гаҗәп тә түгел! Ачның ачуы яман, диләр. 

5. Урынын белеп сөйләшегез.
Кунакта яисә урамда пыр тузып мөнәсәбәтләрне ачыклап маташуның бер тиенлек тә файдасы юк. Ә бит шул чакта да бер-береңә рәнҗүле сүзләр әйтелүе бик ихтимал. Җитмәсә, чит кеше алдында. Чүпне өйдән чыгарма, диләрме әле? Өйдәге проблемаларны фәкать икәүдән-икәү калып кына хәл итәргә кирәк. 

 

Кызыл Таң

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: