Бөгелмә авазы

Шуны истә тотыгыз

Бик борынгы заманда бер шаһ яшәгән. Ул үзенә зур итеп матур сарай салдырган. Андагы могҗизалы бүлмәләр арасында, иң матуры, иң гүзәле түшәме дә, идәне дә, стеналары да көзгедән генә торганы булган. Бервакыт бу бүлмәгә эт йөгереп кергән дә аптырап калган. Аңа төрле яклап бер көтү эт карап тора икән. Куркуыннан...

Бик борынгы заманда бер шаһ яшәгән. Ул үзенә зур итеп матур сарай салдырган. Андагы могҗизалы бүлмәләр арасында, иң матуры, иң гүзәле түшәме дә, идәне дә, стеналары да көзгедән генә торганы булган. Бервакыт бу бүлмәгә эт йөгереп кергән дә аптырап калган. Аңа төрле яклап бер көтү эт карап тора икән. Куркуыннан ул тешен ыржайткан һәм өреп җибәргән. Стенадагы, түшәмдәге һәм идәндәге этләр дә аңа карап өргән. Эт, нишләргә белмичә, әле бер якка ыргылган, әле икенче якка. Иртән белән аның үле гәүдәсен шул бүлмәдә тапканнар. Эт үзенең көзгедәге гәүдәләнеше белән көрәшеп, җан биргән.

Кешеләр дә үзеннән-үзе яхшылык та, начарлык та алып килми. Безнең янда булган вакыйгалар - безнең уйларның, безнең теләкләрнең һәм тойгыларның гәүдәләнеше генә. Шуны истә тотыгыз.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА әзерләде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: