Бөгелмә авазы

“Сайлауларга бармыйм”

Менә тагын искә төшереп утырам әле, элек - совет заманында укытучыларга нинди генә өстәмә эшләр кушмыйлар иде. Сайлау кампаниясе чорында агитаторлардан, үз сайлау участокларында аңлату эшләре алып бару белән беррәттән, ышанычсыз сайлаучыларның исемлеген төзү дә таләп ителә иде.

Мөбәширә ШӘРӘФЕТДИНОВА,
мәгариф ветераны.
Бөгелмә шәһәре.

Шәһәрнең 8 нче мәктәбендә эшләгән вакытым. Сайлаулар алдыннан соңгы мәртәбә халык белән очрашкач, ко­миссиягә "кара исемлек"не тапшырдым.


Сайлаулар көнне иртән-иртүк мәктәпкә килдек. Барлык укытучылар да җыйналган. Һәркем сайлаучыларның тавыш бирүен дәфтәренә теркәп бара. Бераз вакыт узгач, килмәүчеләрнең өйләренә юнәлдем. Беренче булып, якында гына яшәүче укучымның әти-әниләренә кердем. Абыйсы төрмәдә утыра. Мине әни кеше каршы алды. "Малаемны бер гаепсезгә утырттылар. Ике аягымның берсен дә атламыйм, миңа сайлау кирәк түгел", - диде ул катгый итеп. Мин исә аңа чарасыздан йөрүемне аңлатырга тырышам: "Бүген ял көне булуга карамастан, сез тавыш биргәнче кайтып китә алмыйм. Мине дә бит өйдә сабыйларым көтә", - дидем. Чыннан да, алдагы көнне барлык агитаторларны шулай кисәттеләр. Ана кеше икенче ананы барыбер аңлый инде. "Ярар алайса, сезнең хакка гына барам сайлауга", - диде ул бераз йомшарып.


Сайлаучыларым 100 процент тавыш биргәч, төштән соң кичке сәгать 4ләр тирәсендә миңа, ниһаять, өйгә кайтып китәргә рөхсәт бирделәр...

Реклама
Теги: сайлау
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: