Бөгелмә авазы

Районның Иске Исаково авылында Өлкәннәр көне күңелле бәйрәм буларак билгеләп үтелгән

1 октябрь көне Иске Исаково авылында яшәүчеләр өчен дә күңелле чаралар белән истә калыр. Биредә дә, һәр елдагыча, Өлкәннәр көне күңелле бәйрәм буларак билгеләп үтелгән. Җирле депутатлар ярдәмендә авыл мәдәният йорты фойесында бәйрәм мәҗлесе оештырылды. Мәдәният белгечләре исә өлкәннәр өчен тематик котлаулар әзерләде. Авыл җирлеге башлыгы Эльвира Кәримова, депутатлар Антонина...

1 октябрь көне Иске Исаково авылында яшәүчеләр өчен дә күңелле чаралар белән истә калыр. Биредә дә, һәр елдагыча, Өлкәннәр көне күңелле бәйрәм буларак билгеләп үтелгән.

Җирле депутатлар ярдәмендә авыл мәдәният йорты фойесында бәйрәм мәҗлесе оештырылды. Мәдәният белгечләре исә өлкәннәр өчен тематик котлаулар әзерләде. Авыл җирлеге башлыгы Эльвира Кәримова, депутатлар Антонина Елисеева, Әнвәр Әхмәдиев, Роберт Гафиятуллин һәм Илсур Латфуллин, бер-бер артлы сәхнәгә чыгып, өлкән буын авылдашларын тәбрикләделәр.

Яңа сайланган депутатлар Әнвәр Әхмәдиев белән Илсур Латфуллин авыл халкы өчен күңелле сюрприз әзерләгән иде - Чаллы шәһәреннән килгән артистларның чыгышларын тамашачы көчле алкышлар белән каршылады", - дип язалар "Единая Россия" партиясенең җирле бүлегеннән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: