Бөгелмә авазы

Пицца яратучы бөгелмәлеләр өчен тиз әзерләнә торган рецепт

Санаулы минутлар эчендә әзерләнә торган әлеге пиццаның камыры өчен 2 йомырка, 4 аш калагы майонез, 4 аш калагы каймак, 9 аш калагы он кирәк. Савытка барысын да бергә салып, яхшылап болгатабыз. Сметана сыман сыек кына камыр килеп чыга. Камырны табага салабыз һәм өстенә үзебез теләгәнчә ингредиентларны тезәбез. Әйтик, сосиска, колбаса,...

Санаулы минутлар эчендә әзерләнә торган әлеге пиццаның камыры өчен 2 йомырка, 4 аш калагы майонез, 4 аш калагы каймак, 9 аш калагы он кирәк. Савытка барысын да бергә салып, яхшылап болгатабыз. Сметана сыман сыек кына камыр килеп чыга. Камырны табага салабыз һәм өстенә үзебез теләгәнчә ингредиентларны тезәбез. Әйтик, сосиска, колбаса, кыздырылган гөмбә салырга, өстенә помидор телемнәре тезәргә мөмкин. Челтәрсыман итеп майонез сылаганнан соң, калын итеп угычтан уылган сыр сибәсең һәм табаны ун минутка газ плитәсенә ут өстенә куясың. Табаның өстен капкач белән капларга онытмагыз! Сыр эрегәч, пицца әзер дигән сүз.

Тәмле булсын.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: