Бөгелмә авазы

Үземә үзем паспорт тутырдым

Хәтерләсәгез, элек Совет заманында авыл яшьләренә паспорт алу бик кыен гамәл иде. Авыл кешесе авылда калырга тиеш дигән принцип яши иде бит ул чорда. Үземнең ничек паспортлы булуым турында сөйлим әле сезгә дә, мөхтәрәм җәмәгать. 60 нчы еллар ахыры. Өч чакрым җәяүләп килеп, олы юлга чыктым да "попутка" белән Актанышка...

Хәтерләсәгез, элек Совет заманында авыл яшьләренә паспорт алу бик кыен гамәл иде. Авыл кешесе авылда калырга тиеш дигән принцип яши иде бит ул чорда. Үземнең ничек паспортлы булуым турында сөйлим әле сезгә дә, мөхтәрәм җәмәгать.

60 нчы еллар ахыры. Өч чакрым җәяүләп килеп, олы юлга чыктым да "попутка" белән Актанышка киттем. Иртәнге 8ләр тирәсендә паспорт өстәле янына барып җиткән идем инде. Озак­ламый тәбәнәк кенә буйлы бер абый килде дә миннән сорый: "Үскәнем, нинди йомыш белән кил­гән идең?" Паспорт алырга килүемне әйткәч, үзе белән алып кереп китте бу мине. "Үскәнем, по­черкың әйбәтме?" - дип сорагач, аптырап киттем, почеркның ни катнашы бар микән монда дип уйлыйм үзем. Гаризамны алып карагач, бик канәгать кыяфәт белән минем алга бер өем паспорт бланкысы китереп өйде дә: "Әйдә, булыш әле миңа, менә шушы паспортларны тутырып бетерсәң, үзеңә дә язып бирәм", - диде.

Уйлап кына карагыз, бер карашка бер нәрсәсе дә юк кебек тә, анда бит бер генә кыек хәреф тә булырга тиеш түгел.

Озак утырдым мин алар белән, җәмәгать.

15 яшьлек кыз бала өчен бу иң беренче җаваплы эш булгандыр. Һәрберсен җентекләп карап, мине мактап кабул итеп алды нәчәлник. Аннары иң соңыннан тагын бер чис­та паспорт куйды да минем алга: "Үзеңә дә тутыр инде", - диде.

Берни хәл итеп булмый, керештем тутырырга. Авыл исеме турына килеп җиткәч, ничек языйм микән дип, бермәлгә туктап калдым да аннары "дер. Киркаентюбя" дип язып та куйдым. Бүген уйлыйм, соң аны "тел сындырырлык" итмичә, гади генә "Киркаентуба" дип язарга гына булган, ләбаса.

25 яшемә җитеп, икенче документ алыштырганчы, мин шулай итеп, үз кулларым белән язылган паспорт белән йөрдем.

Әлфия ЗАРИПОВА.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: