Бөгелмә авазы

Организмыңны тыңла!

Кешегә теге яки бу витамин җитмәвен организм үзе белгертә. Бу чәч коелу, тире корылану, ниндидер азыкны ашыйсы килү теләге көчәюдә чагыла. - Тән тиресе коры булса, Е витамины җитмәгәнлекне аңлата. Моның өчен рационга чикләвек, майлы балык, үсем­лек майларын күбрәк кертү зарур. - Тырнак һәм чәч сынучан булганда, В төркеме витаминнары,...

Кешегә теге яки бу витамин җитмәвен организм үзе белгертә. Бу чәч коелу, тире корылану, ниндидер азыкны ашыйсы килү теләге көчәюдә чагыла.
- Тән тиресе коры булса, Е витамины җитмәгәнлекне аңлата. Моның өчен рационга чикләвек, майлы балык, үсем­лек майларын күбрәк кертү зарур.
- Тырнак һәм чәч сынучан булганда, В төркеме витаминнары, кальций җитешми. Болар боткада, икмәктә күп.
- Урт канавы С витамины җитмәгәнлекне белдерә. Суган, сарымсак, җимешләр, яшел­чәләр көн саен өстәлдә булырга тиеш. Гөлҗимешле эчемлекләр файдалы икәнен онытмаска кирәк.
- Йокысызлык борчыса, магний һәм калий дефициты булуы турында организм чаң суга. Күрәгә, өрек кагы, кара җимеш, чөгендер бу микроэлементларга бай. Төнлә көзән җыеру да магний һәм калий аз булуы белән бәйле.
- Терсәк каз тиресе кебек булса, С һәм А витаминнары юклыгын аңлата. Алар барлык кызгылт-сары төстәге яшелчә, җимешләрдә бар. Мәсәлән, күрәгә, өрек, кабак, кишерне көн саен ашарга кирәк.
- Күңел тозлыга тартылса, организмда инфекция барлыкны, яки ялкынсыну процессы көчәюне белдерә. Бу аеруча сидек-җенес системасына кагыла.
- Ширбәтле тәмлекәчләр ашыйсы килү нервлар какшавы турында сөйли. Нәтиҗәдә, организм глюкоза таләп итә. Ашказа­ны-эчәк трактында проб­­лема­лар барлыкка килмәсен өчен бал һәм ачы шоколад ашау иң файдалысы булыр.
- Нык итеп төче азык ашыйсыгыз килсә, гастрит һәм бавырда проблемалар бар, дигән сүз. Төче азык спазмны баса, ашказанын тынычландыра. Әгәр пешергән ризык сезгә төче тоелса, күңелегез борчулы, депрессиягә бирел­гәнсез, димәк.
- Организмга антиоксидантлар җитмәгәндә, тиктомалдан көнбагыш ашыйсы килү теләге барлыкка килә. Ә кайчагында тамакка берни үтми, әче азык кына кабасы килә. Әче әйбергә тартылуның сәбәбе - бавыр һәм үт куыгы эшчәнлеген яхшыртыр өчен организм аларны үзе таләп итә. Лимон, саз җиләге бу очракта ярдәмгә килер. Борычлы, күп итеп аш тәмләткечләре салынган аш-су белән ризыклану аш кайнату системасын эшләтеп җибәрә, ләкин чамасын белү мөһим һәм ач карынга кулланудан сак булырга киңәш ителә. Диңгез ашларына тартылу исә йод җитмәүнең сәбәбе булырга мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: