Бөгелмә авазы

Октябрь – көзнең икенче ае

Октябрь - көзнең икенче ае. Халык телендә бу мизгел "кара көз" дип йөртелә. "Карача килми көз булмас" дигән мәкаль дә бар. Табигать инде җәйге яшеллеген җуйган, игеннәр җыелып, туңга сөрелгән басулар да каралып ята, урам-юллар пычрак, баткак. Күпчелек көннәр болытлы, томанлы. Октябрь - гамәлдәге календарьның унынчы ае. Ә марттан башланган...

Октябрь - көзнең икенче ае. Халык телендә бу мизгел "кара көз" дип йөртелә. "Карача килми көз булмас" дигән мәкаль дә бар. Табигать инде җәйге яшеллеген җуйган, игеннәр җыелып, туңга сөрелгән басулар да каралып ята, урам-юллар пычрак, баткак. Күпчелек көннәр болытлы, томанлы.
Октябрь - гамәлдәге календарьның унынчы ае. Ә марттан башланган элекке календарьда ул сигезенче ай булган. Аның аталышы да латинча "сигез" ("окто") сүзеннән алынган.
Татар халкының борынгы календаренда октябрь "чөк ае" дип йөртелгән. Соңрак аны "келәү ае" дип атый башлаганнар, чөнки элекке Болгар татарлары телендәге "чөк" шул ук келәү (теләү)не аңлаткан. Бу ай борынгы бабаларыбызның мәҗүси аллаларга дога-теләкләр багышлау, корбан китерү ае булган.
Октябрьнең уннарында үсемлекләр үсүдән туктый. Тәүлеклек температура плюс 5тән дә түбән төшә, ә ай азагында 0 градустан да түбәнәя, кайбер елларда октябрь суыклары 20 - 25 градуска да җитә.

Сынамышлар

1 октябрьдә кар күренсә, кырык көннән кар ятар. Ул көнне җил төньяктан ыжгырса, кыш салкын килер, әгәр көньяктан иссә, кыш җылы булыр һәм киләсе елда ашлык уңар. Әгәр шул көнне җил көнбатыштан иссә, алдагы елда ашлык уртача булыр.

- Октябрьдә төшкә кадәр - көз, төштән соң - кыш. Бер сәгать эчендә яңгыр да, кар да явуы ихтимал.
- Каен белән имәннән яфрак коелып беткәнче кар ява икән, салкын кыш көт.
-Көз чүмәлә төбендә тычканнар җыелса, икмәк кыйммәт булыр.
- Көз көне куяннар бер эздән йөрсә, кышын кар күп булыр.
- Әрлән оясына печән, салам күп ташыса, кыш салкын булыр.
- Әрлән оясының тишеге төньякка караса, кыш җылы булыр.
- Әрлән оясының тишеге кыйблага караса, кыш салкын булыр.
- Көз көне агач яфраклары коелмаса, халыкка авырлык булыр.

(Искәрмә: сынамышларда көннәр иске стильдә алына).

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: